Евразиянең уртача поясында 120 гә якын төре билгеле, бер төре Австралиядә таралган. ТРда өч төре үсә. Биек качим (G. altissima) һәм дүңгәләк (G. paniculata) республиканың барлык территориясендә очрый, күбесенчә Кама аръягында; Жигули җил үләне (G. zhegulensis) Көнчыгыш Кама алдында очрый. Ташлы сөзәклекләрдә, болыннарда, юл буйларында үсә.

50-100 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамыры үзәк, калын. Яфраклары утырма, кара-каршы. Чәчәкләре вак, ак, алсу яки җете кызыл, җепсыман озын чәчәк сабында, киң җәелгән чәчәк төркеменә-себеркечкә җыелган. Җимеше – шарсыман вак тартмачык. Май-июльдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан үрчи.

Күп төрләренең тамырында («сабынлы ак тамыр» исеме белән билгеле) шактый күләмдә сапонин бар.

Дүңгәләк тамыры төнәтмәсе халык медицинасында эч йомшарту, костыру, авыртуны басу чарасы буларак кулланыла.

Агулы, баллы үсемлекләр.

Дүңгәләк һәм биек качим декоратив үсемлек буларак үстерелә.

3 төре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән.