- РУС
- ТАТ
Язучы, драматург, публицист, рус әдәбияты классигы
1809 елның 20 марты (1 апреле), Полтава губернасы Миргород өязе Великие Сорочинцы бистәсе – 1852 елның 21 феврале (4 марты), Мәскәү.
Бай булмаган алпавыт гаиләсеннән. 1818–1819 елларда Полтава өяз училищесында, 1821–1828 елларда Нежинск югары фәннәр гимназиясендә укый, анда әдәбият һәм театр белән мавыга башлый.
1828 елның декабрендә Петербургка күчеп килә, чиновник булып хезмәт итә.
1831 елда аның иҗат язмышында мөһим роль уйнаган А.С.Пушкин белән таныша. "Вечера на хуторе близ Диканьки" (1831–1832) җыентыклары Н.В.Гогольгә әдәби танылу китерә. 1835 елда "Арабески" һәм "Миргород" басылып чыга, анда "Петербургские повести" ("Невский проспект", "Записки сумасшедшего", "Портрет") һәм "Тарас Бульба" әсәрләре керә.
1836 елда "Ревизор" комедиясе куела, аның сатирасы бик нык тәнкыйтьләнә. Шул ук елда чит илгә китә, Римда яши, "Мертвые души" роман-поэмасын яза. Беренче том 1842 елда басылып чыга. Шул ук елда "Шинель" повестен бастыра.
Дини-әхлакый эзләнүләре " Выбранные места из переписки с друзьями" (1847) китабында чагыла, ул В.Г. Белинскийның кискен тәнкыйтенә дучар була.
1852 елның 12 (24) февраленә каршы төндә "Мертвые души" роман-поэмасының икенче томы кулъязмасын яндыра.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.