Татар пролетар язучылары ассоциациясе (ТАПП) органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1930-1932 елларда Казанда татар телендә айга 2 тапкыр нәшер ителә, барлыгы 20 саны чыга.

М.Әмир, С.Әюп, Г.Кутуй, Ш.Камал, Ф.Кәрим, Х.Туфан, Һ.Такташ, Ф.Хөсни һәм башкаларның әсәрләре басыла.

Юнәлеше

Укучыларны илдәге сәяси һәм икътисади хәлләр белән таныштыра, сәясәт һәм дәүләт эшлеклеләре, галимнәрнең чыгышларына урын бирә.

Төп игътибар иҗади методның асылы, совет әдәбиятының үзенчәлеге, социалистик җәмгыятьтә әдәбиятның әһәмияте проблемаларына бирелә. Кайбер әсәрләргә әдәбиятта сыйныфларның ролен арттыру хас (Г.Гали, С.Каратай һ. б.).

«Атака»да индустриаль төзелеш һәм колхоз тормышы чагылыш тапкан әсәрләр басыла (Ш.Камал, Ф.Хөсни, А.Алиш һ. б.).

Журнал материалларында милләтчелек, «Солтангалиев эше», «сул» һәм «уң» тайпылышлар тәнкыйтьләнә.

Яшь язучылар, Казан заводлары каршындагы әдәби түгәрәк әгъзалары иҗаты дөнья күрә; аларның әсәрләренә рецензияләр басыла.

Редакция әдәби процесска яңа көчләр җәлеп итүдә сизелерлек уңышларга ирешә. «Атака» салган традицияләрне  «Совет әдәбияты» журналы дәвам итә.

Төп жанрлары: мәкалә, повесть, хикәя, шигырь, очерк, әдәбият-сәнгать хроникасы.

1931 елда журнал «Пролетар әдәбияты» кушымтасын чыгара.

Әдәбият

Мәрдиева М. Рухи тормыш көзгесе // Тонус. 1996. № 1.

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.