4 нче Дәүләт Думасының мөселманнар фракциясе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1913 елның 28 декабреннән 1915 елның 7 февраленә кадәр Петроградта нәшер ителә, барысы 19 саны чыга.

Текстлар татар һәм рус телләрендә басыла.

Наширләре — Б.Әхмәтов һәм С.Җантурин, мөхәррире — И.Леманов.

Юнәлеше

«Мөселман фракциясе», «Мөселман басмасы», «Безнең хәбәрләр» һәм башка рубрикаларда илдәге сәяси вазгыять, Дәүләт Думасында мөселманнар эшчәнлеге, Мөселман иҗтимагый оешмалары съезды эше, халык мәгарифе, яралы хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү һәм башка мәсьәләләр яктыртыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Җ.С.Миңнуллин