Биографиясе

1930 елның 8 апреле, Минзәлә районы Чулпан авылы — 1996 елның 26 декабре, Минзәлә шәһәре.

1951–1990 елларда Минзәлә татар драма театры актёры.

Иҗаты

Р.М.Мәрдиханов Җантимер ролендә

(«Ил», К. Тинчурин)

Профессиональ белеме булмаса да, героен нечкә тоемлап, аның рухи халәтен бөтен нечкәлекләре белән төгәл җиткерә алу сәләтенә ия була; ул тудырган образлар психологик бөтенлек, сәнгатьчә камиллек, тормышчанлык, эчкерсезлек һәм рухи бәйсезлекләре белән аерылып торалар.

1957 елда Мәскәүдә уздырылган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә Мәрдихановның Шәйхенур («Язылмаган законнар», Ю.Әминев) ролен башкаруы уңай бәяләнә.

Ул уйнаган Җиһанша, Тимуш, Җантимер («Зәңгәр шәл», «Ил», К.Тинчурин), Балаш («Сәвил», Д.Җаббарлы), Гыйлемдар («Кыю кызлар», Т.Гыйззәт), Тимербулат («Икәүдән-икәү», Г.Ахунов), Гапсаттар («Гапсаттарның Кырымга сәяхәте», С.Шәкүров), Заһит («Хыянәт», Х.Вахит), Шатун («Гарасат», Г.Сабитов), Илшат, Зиннәт («Гөлчәчәк», Ю.Әминев), Андро («Андро һәм Сандро,» Г.Хугаев), партоешма секретаре («Платон Кречет», А.Корнейчук), Миронов («Мария», А.Салынский), Суиндон («Шайтан шәкерте», Б.Шоу) рольләре аеруча игътибарга лаек.

Мәрдиханов иҗатында фикер ачыклыгы һәм төгәллеге нечкә сәнгати тоемлау һәм образның тирән психологик чишелеше белән бергә үрелеп бара.

Автор — Д.Ә.Гыймранова

Р.М.Мәрдиханов Генерал ролендә

(«Сызылып таңнар атканда», Ә.Гаффар; сулда – Ф. Бәдриев)