Биографиясе

1931 елның 6 сентябрендә Азнакай районы Әсәй авылында туган.

1980 елдан Казанда.

Иҗаты

Беренче шигырьләре район һәм республика газета-журналларында, «Беренче карлыгачлар» (1968), «Юл башы» (1972) исемле күмәк җыентыкларда басыла.

«Чишмә юлы» (1974), «Сәлам хаты» (1981), «Акчарлагым – асыл кошым» (1983), «Утлы минутлар» (1986), «Сер ачкычым – сердәштә» (1990), «Яшеннәрнең күз яше» (1995), «Йөрәгемдә шаулый карурман» (2001), «Башкаемда дөнья исәпләре» (2007) шигъри җыентыклары белән Ф.С.Гыйззәтуллина укучы күңелендә нечкә хисле лирик, романтик шагыйрә буларак тәэсир калдыра.

Аның шигъриятенә тормыш вакыйгаларын табигый, самими хис-тойгылар аша сурәтләү хас.

Кайбер шигырьләре, көйгә салынып, популяр җырларга әверелә.

Автор – Г.М.Габделхакова