Биографиясе

1928 елның 25 октябре, БАССРның Яңавыл районы Күчтавыл авылы – 2004 елның 18 феврале, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1951).

1953 елдан Казанда.

Иҗаты

Беренче романы — студентлар тормышына багышланган «Сезнеңчә ничек?» (1957) әсәрендә үк Фәттах үзен өлгергән әдип, психол. анализ остасы буларак таныта. «Әттә» (1956), «Буранда», «Бер тамчы күз яше» (икесе дә — 1958), «Мәдинә» (1960), «Ләйлә» (1964) хикәяләрендә, «Мөдир Саҗидә» (1968) повестенда язучы яшь кешеләрнең тормышта үз урыннарын ничек эзләүләрен күрсәтә.

1950 елларда Фәттах Казакъстанда чирәм, яткын җирләрне күтәрүдә катнаша. Шуларның нәтиҗәсе буларак, әдипнең «Бала күңеле далада» романы языла (1962). Анда Фәттах татар прозасында беренчеләрдән булып замандаш шәхесен яңача ачып бирә. «Идеаль» герой концепциясеннән баш тартып, ул аны бөтен катлаулыгы һәм каршылыгы белән, реаль чынбарлык контекстында күрсәтә. Антропоморфизм алымын куллану да татар романы өчен яңалык була: Фәттах даланың җанландырылган образын тудыра, кеше белән табигатьнең аерылгысызлыгын, әйләнә-тирә дөньяның нәзбереклеген чагылдыра.

«Кырык дүртнең май аенда» (1965) повесте һәм «Кичү» романы (1978; 1990 да басыла) Фәттах иҗатында аерым урын билиләр. Автор татар авылы тормышы мисалында соц. җәмгыять системасының үсә баручы рухи кризисын гәүдәләндерә. Аларда татар теле язмышы өчен борчылу да ачык чагыла. 1950 еллар ахырында — 1960 еллар башында Фәттах актив рәвештә фәнни экспедицияләрдә катнаша, тарихи һәм этнографик материалларны, елъязмаларны җыя һәм өйрәнә, тарихчылар белән аралаша, тарихи вакыйгалар булган урыннарга сәяхәт кыла. «Элекке һәм хәзерге Болгар» («Татарстан яшьләре», 1956, 15 июль), «Болгарга сәяхәт» («Совет Татарстаны», 1956, 8 авг.), «Археологик экспедиция» («Совет Татарстаны», 1957, 3 сент.) һ.б. мәкаләләрендә милли тарихның аерым сәхифәләрен яңадан тергезә, аларга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә. Милли тарихка булган кызыксыну Фәттахның алдагы бөтен иҗатын билгели.

1969 елда аның «Итил суы ака торур» романы басылып чыга, анда Идел буе Болгар дәүләтенең оешу дәвере, X йөз башында ислам кабул итү сәнгатьчә яктыртыла. Борынгы бабаларның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын тасвирлаганда, Фәттах шактый гына этнографик детальләр куллана. Аның сәнгатьчә сурәтләү алымының төп үзенчәлеген мифларга мөрәҗәгать итү, фольклор материалыннан, борынгы төрки тел лексикасы элементларыннан файдалану тәшкил итә. Борынгырак дәверләрне (б.э.к. III–II йөзләр) үз эченә алган «Сызгыра торган уклар» роман-дилогиясендә һуннар тормышы, аларның социаль хәле, матди көнкүреше һәм рухи-әхлакый яшәеше тасвирлана. Автор хикәяләүне бай этнографик материал (туй, корбан чалу йоласы) белән тулыландыра. Геройларның үзара мөнәсәбәтләрен, аларның табигать белән аерылгысыз булуын романтик буяулар белән тасвирлый. Фидакарь мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге буларак, хатын-кыз персонажлар аеруча ачык сурәтләнә.

«Кол Гали» трагедиясе (1972; 1974 елда куела) үзәгендә — шагыйрь һәм хакимият, шагыйрь һәм халык арасындагы мөнәсәбәтләр. Фәттах сарайдагыларның астыртын эшләре һәм якыннарының хыянәте аркасында корбан булган геройның фаҗигасен күрcәтеп бирә. Фәттахның иҗади эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше — төрки халыкларның, шул исәптән татарларның килеп чыгышы, тарихы һәм теле өлкәсендә фәнни тикшеренүләр. Шуларның нәтиҗәләре буларак, «Фест дисбесенең сере» (1986), «Шәҗәрә» (1991), «Аллалар һәм фиргавеннәр теле» («Язык богов и фараонов», 1999) хезмәтләре дөнья күрә. Аларда төрки халыклар һәм телләр, Атлантида, Мисыр пирамидалары турында (соңгы хезмәтендә) сүз бара.

Бүләкләре

ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1994).

Әсәрләре

Язык богов и фараонов. К., 1999; 

Сайланма әсәрләр — Избранные произведения: 5 томда. К., 2002; 

Аклан. К., 2009.

Әдәбият

Нәҗипова-Зиннәтуллина Ә. Нурихан Фәттах: тормышы һәм эшчәнлеге. К., 2004; 

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.                      

Автор — Ә.Н.Нәҗипова-Зиннәтуллина