Биографиясе

XVII йөзнең 1 нче яртысы.

Риваятьләргә караганда, Дәвеш Хафиз чыгышы белән Салагыш авылы (хәзерге Әгерҗе районы) кешесе була, Калморза авылында (хәзерге Минзәлә районы) яши.

Аның исеме Калморзада XIX йөз уртасына кадәр сакланган борынгы зираттагы кабер ташларының берсенә уелган.

Кабер ташы известьташтан эшләнгән, калыбы үзенчәлекле, очы ярым түгәрәк формада, зурлыгы 90×40×13 см, алгы ягыннан 1-1,5 см га чыгып торган, уеп ясалган кайма эченә алынган (киңлеге 8-9 см). «Нәстәгъликъ» гарәп имлясы белән уеп язылган һәм 9 юлдан тора, 5 юл – гарәп телендә, 4 се татарча язылган. Бизәк төшерелмәгән.

Кабер ташын 1992 елда М.И.Әхмәтҗанов таба һәм өйрәнә.

Моңа охшаган тагын бер кабер ташы да аның тарафыннан Әгерҗе районы территориясендә табыла.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М. Тарихи чыганаклар // Идел. 1994. № 2.