Биографиясе

1864 елның 24 июле, Казан — 1932 елның 18 гыйнвары, Прага.

1883–1887 Казан университетында укый, студентлар сходкасында катнашканы өчен (В.И.Ульянов белән берлектә) Түбән Новгородка сөргенгә җибәрелә. 1886 елда «Волжский вестник» газетасында Чириковның «Җирән» («Рыжий») исемле беренче хикәясе басыла.

Казаннан алган тәэсирләре «Идел буе халыклары әкиятләре» («Волжские сказки», 1916) җыентыгында һәм «Тархановның тормышы» («Жизнь Тарханова», 1911–1925) автобиографик тетралогиясендә чагылыш таба.

1917 елдан соң Чехословакиягә эмиграциягә китә.

Хезмәтләре           

Собр. соч.: В 17 т. М., 1910–16.

Әдәбият           

Русские писатели 20 века: Биогр. словарь. М., 2000.