Биографиясе

1836 елның 15 августы, Түбән Новгород шәһәре – 1921 елның 12 августы, Италия, Лугано шәһәре.

1853 елда гимназия тәмамлый һәм Казан университетының юридик факультетына укырга керә. А.М.Бутлеров, М.Я.Киттары лекцияләрен тыңлый, химия фәнен мавыгып өйрәнә.

1855 елда Дерпт университетының химия бүлегенә күчерелә.

Иҗаты

«Эшкуарлар» («Дельцы», 1872–1873), «Кытай шәһәрчеге» («Китай-город», 1882), «Василий Теркин» (1892) романнары, повестьлар, пьесалар, мемуарлар, мәкаләләр авторы.

Беренче әдәби тәҗрибәләре гимназиядә укыган елларга туры килә. Казанда яшәгән чоры «Хәерле юлга!» («В путь-дорогу!», 1862–1864) автобиографик романында – яшь кешенең үсү-формалашуы турында һәм «Ярты гасыр эчендә» («За полвека», 1906–1913, «Русская мысль» журналында, соңыннан китап булып 1929 елда басыла) дигән истәлекләрендә тәфсилләп сөйләнә.

Боборыкин әсәрләре детальләрнең төгәл тасвирлануы, тормыш-көнкүреш шартларының җентекләп сурәтләнүе белән үзенчәлекле. Аларда Казан университеты укытучылары (Д.И.Мейер, Н.А.Иванов, А.М.Бутлеров, Е.Ф.Аристов), студентлар тормышы, спектакльләр кую, баллар һәм дворяннар җыелышлары турында бәян ителә.

Әсәрләре

Избранные сочинения. М., 1982.

Воспоминания: 2 томда. М., 1965.

Әдәбият

Красовский В. Проблемы натурализма в русской литературе и творчество П.Д.Боборыкина // Из истории русского реализма конца XIX – начала XX века. М., 1986.

Автор – Л.Е.Бушканец