Татарстан Республикасының хәзерге Саба районы территориясендә, Шәмәрдән тимер юл станциясеннән – 41 км, Балык Бистәсе пристаненнан 47 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Саба районы Олы Арташ авыл советы, 1963 елдан Олы Нырты авыл советы составында. Халык саны – 92 кеше (1930 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.