- РУС
- ТАТ
Казандагы архитектура истәлеге
Башта 1734 елда Коткаручы Гайсәнең Мәңгелек Образына багышлап провинциаль барокко стилендәге яруслы храм итеп төзелә (фабрикант И.А.Михляевның тол хатыны Евдокия Михляева иганәсенә, дип фаразлана).
«Дүрткырлылык өстендә сигезкырлылык» принцибы буенча төзелгән җыйнак, коллоннасыз бер апсидалы храм үрнәге. Чиркәүнең фәзаи үсеше көнчыгыш яктан ярымтүгәрәк алтарь чыгынтысы, көнбатыштан өч катлы, дүрт кыеклы чаң манарасы белән турыпочмаклык рәвешендәге ашханә белән чикләнә. Яктылык тәрәзәләре уелган сигезкырлылык тоташ сигез бүлентекле гөмбәз белән ябылган һәм гөмбәзле түбә, цилиндрлы барабан һәм суганбаш сыман очлык белән төгәлләнә. Соңрак газапланучы Евдокия хөрмәтенә храмның төньягына корылма кушып салына, чиркәүнең исеме шуңа бәйле.
1932 елда чиркәү ябыла, интерьерлары сакланмаган.
1999 елдан тиешле максатта файдаланыла.
Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982;
Республика Татарстан: Православные памятники (середина XVI – начало XX веков). Казань, 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.