Биографиясе

1937 елның 23 сентябре, Ярославль шәһәре – 2016 елның 24 декабре, Казан.

Казан университетының геология факультетын (1961), М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларны тәмамлый (1975, Мәскәү).

Геолог, геофизик, журналист, Татарстан Рсепубликасы Язучылар берлеге әдәби консультанты (1989–1992) булып эшли.

1992 елдан Владимир өлкәсенең Собин районы Ворша авылында яши, 2013 елда Казанга әйләнеп кайта.

Иҗаты

«Аралар авазы» («Голоса расстояний», 1967; тулыландырган варианты, 1998), «Җил» («Ветер», 1969), «Юллар чаты» («Перекрёсток», 1972), «Казан дәфтәре» («Казанская тетрадь», 1980), «Меңьяфрак» («Тысячелистник», 1984), «Лирика» (1987), «Карлыгач эзе» («След ласточки», 2001) шигъри җыентыклар авторы.

Беляев поэзиясенә эчкерсезлек, әхлакый аныклык, этика проблемаларын хәл иткәндә компромисска бармау хас; аерым очракларда публицистикага тартылу бар. Шигырьләре белән ул үзенең шәхси кичерешләрен һәм социаль рухын һәрвакыт нечкә аңлый торган замандашына мөрәҗәгать итә. Казанга, Татарстанга багышланган шигырьләр шагыйрь иҗатында аерым урын алып тора.

Рус теленә Дәрдемәнд, Х.Такташ, С.Хәким, Х.Туфан, И.Юзеев, Ш.Галиев, Р.Харис шигырьләрен тәрҗемә итә.

Автор – А.Э.Скворцов