20 гә якын төре билгеле, Евразиядә таралганнар. ТРда бер төре – йонлы көпшә (A. sylvestris) үсә; республиканың барлык территориясендә очрый. Яфраклы һәм катнаш урманнарда, куаклар арасында, сулык ярлары буенда үсә.

60-150 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамыры вертикаль, калын. Сабагы туры, эче куыш, тирән җыерчыклы, күптармаклы, өсте ялангач, аскы өлеше кытыршы төкле. Яфраклары чиратлашкан, икешәр яки өчәрләп каурыйсыман урнашкан, аскы яфракларның саплары озын, өскеләренеке м кыска. Чәчәкләре ак, вак, исле, катлаулы чатыр тәшкил итә. Җимеше – 2 өлешкә таркалучы салпы җимешлек. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль–августта өлгерә. Орлыктан үрчи. Күләгәгә чыдам үсемлек.

Тамырларында – крахмал, органик кислоталар, флавоноидлар, сабак һәм яфракларында эфир мае, С витамины, лигнин бар.

Ялкынсынуга каршы, авыртуны басу, тынычландыру чарасы буларак кулланыла.

Тәмле исе өчен кулинариядә (ашамлыклар әзерләүдә) файдаланалар.

Баллы үсемлек.