- РУС
- ТАТ
Язучы
1922 елның 17 апреле, Таулы Алтай автоном өлкәсе, Чой районы Ынырга авылы – 1983 елның 20 октябре, Казан шәһәре.
Чиләбе хәрби очучылар училищесен тәмамлый (1941).
1942–1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Свердловск (1945), Казан (1946–1947), Кострома (1947–1949) шәһәрләрендә спорт, ДОСААФ оешмаларында эшли.
1949–1954 елларда «Северная правда» газетасы (Кострома) журналисты. 1955 елдан кабат Казанда: «Советская Татария» газетасында бүлек мөдире,
1969–1976 елларда Язучылар берлегендә әдәби консультант.
1950 елларда яза башлый. «Самолет идет над полями» (1954), «Крутой вираж» (1957), «Вылет по тревоге» (1978), «Крылом к крылу» (1982) повестьлары Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышлана.
Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Зарипов М. Киңрәк колач белән // Казан утлары. 1975. № 11.
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.