- РУС
- ТАТ
Язучы, фольклорчы, публицист
1879 елның 15 (27) гыйнвары, Пермь губернасы Екатеринбург өязе Сысерт заводы бистәсе – 1950 елның 3 декабре, Мәскәү; Свердловск шәһәрендә җирләнә, хәзерге Екатеринбург.
Тау заводы остасы гаиләсендә туа.
Пермь дини семинариясен тәмамлый (1899 ел), аннан соң Екатеринбург һәм Камышлов шәһәрләрендә укытучы булып эшли.
1918 елдан РКП(б) әгъзасы, Уралдагы Гражданнар сугышында катнаша. 1923–1931 елларда Урал өлкә "Крестьянская газета" сында, аннары Свердловск китап нәшриятында мөхәррир булып эшли. 1940 елдан Свердловск Язучылар оешмасын җитәкли.
"Уральские были" исемле беренче очерклар китабы 1924 елда чыга һәм Урал тау эшчеләре тормышына багышлана.
Бажовның төп әсәре – "Малахитовая шкатулка" әкиятләр җыентыгы (1939), анда ул завод көнкүрешенең чын үзенчәлекләрен Урал фольклорының фантастик образлары белән берләштерә (Сталин премиясе, 1943). "Зелёная кобылка" (1939) һәм "Дальнее – близкое" (1949) автобиографик повестьлар авторы.
Аның әкиятләре мотивлары буенча "Каменный цветок" (1946) кинофильмы, С.С.Прокофьевның "Сказ о каменном цветке" балеты һәм К.В.Молчанов операсы иҗат ителә.
СССР Югары Советының 2 нче һәм 3 нче чакырылыш депутаты. Ленин ордены белән бүләкләнә (1944).
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.