Биографиясе

1928 елның 23 феврале, Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Иске Күрдем авылы – 1999 елның 13 октябре, Уфа шәһәре.

Татар һәм башкорт телләрендә иҗат итә.

1943–1951 елларда Иске Күрдем урта мәктәбендә укыта, 1951–1968 елларда Уфада чыга торган «Кызыл таң» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, 1977–1989 елларда «Һәнәк» журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Иҗаты

1946 елдан әсәрләре матбугатта басыла. 1958 елда яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән буын вәкилләренең кичерешләре турындагы «Йөрәк менән һөйләшеү» исемле беренче шигырь һәм поэмалар җыентыгы дөнья күрә.

Атнабаев поэзиясенең төп темасы – үз замандашларының тормышы («Йәшлек менән осрашыу» (1961), «Йылдарҙан йырҙар ҡала» (1975), «Мөхәббәт юлы» (1982), «Шигырьләр һәм поэмалар» (1993), «Җиз кыңгырау моңнары» (1998) исемле шигырь җыентыклары). Аның поэзиясенә тапкырлык, эчкерсезлек, нечкә лирика, ягымлы юмор хас.

«Ул ҡайтты» (1960) пьесасында Атнабаев, беренчеләрдән булып, тоткынлык газапларын кичереп ватанына тугры калган совет солдаты образын чагылдыра. «Шоңҡар» (1968) пьесасында шагыйрь Ш.Бабич образын сәхнә каһарманы биеклегенә күтәрә. «Әсә хөкөмө» (1963), «Законлы никах менән!» (1965), «Мөхәббәт турында йыр» (1968), «Балаҡайҙарым» (1970), «Ут» (1975) пьесалары бүгенге һәм тарихи вакыйгаларга багышлана.

Атнабаевның күп кенә әсәрләре Башкортстан һәм Татарстан театрлары сәхнәләрендә куела. Иҗатында җитди проблемалар күтәрелә, әсәрләренә төгәл уйланылган сюжет-композиция нигезе, киеренке драматизмның ягымлы юмор белән үрелеп баруы хас.

Бүләкләре

Г.Сәләм исемендәге республика бүләге лауреаты (1971). 2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Әҫәрҙәр: 2 томда. Өфө, 1988.

Атнабай – халык шагыйре. Казан, 2000.

Әдәбият

Васфи Г. Поэмала заман геройы // Ағиҙел.1962. № 4.

Каримов М. Шағир илендә // Ағиҙел. 1978. № 2.

Амиров Р. Годы оставляют песни // Чтобы шагнуть в завтра. Уфа, 1982.

Автор – Р.К.Әмиров