Эчтәлек

Тәтеш районы Бессоново авылы янындагы (хәзер Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган) таш гасыр (якынча, б.э.к. 100–35 мең еллар) торулыгы.

1951 елда М.З.Паничкина, 1954 елда З.А.Абрамова тарафыннан тикшерелә. Таштан ясалган зур әйберләр: эре чакматаш ярчыклардан ясалган кыргычлар, баш-башлары очланган чуерташлар, шомартылган һәм эшкәртелмәгән ярчыклар, неандерталецлар торулыкларына хас аморф ядрәләр һәм «тупас» эшләнгән башка кораллар, шулай ук палеолит чоры фаунасы (мөгезборын, зубр, ат һ.б.) калдыклары табыла.

Л.В.Кузнецова фаразлавынча, ядкәр Мустье культурасына карый.

Әдәбият  

Паничкина М.З. Разведки палеолита на Средней Волге // Советская археология. 1953. № 1, 8;

Абрамова З.А. Разведки палеолита на Средней Волге в 1954 году // Краеведческие зап. Ульяновск, 1958. Вып. 2.