Биографиясе

1908 елның 14 декабря, Казан губернасы, Спас өязе Яр Чаллы авылы — 1997 елның 22 октябре, Казан шәһәре.

Татар сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлый (1930).

Сәхнә эшчәнлеген 1926 елда Спас кантонының «Зәңгәр блуза» агитбригадасында башлый.

1930–1933 елларда Әстерхан татар театры актёры, 1933–1934 елларда Әлки районында колхоз яшьләре театры белән җитәкчелек итә, 1934–1935 елларда — Татар академия театрында К.Шамил җитәкчелегендәге яшьләр төркеме, 1935–1938 елларда — Татар академия театрының колхоз филиалы, 1938–1950 елларда Татар академия театры актёры.

Иҗаты

Бу елларда башкарган рольләре — Заһри («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Шаһбаз, Шәйхи, Шәриф («Бишбүләк», «Изге әманәт», «Чаткылар», Т.Гыйззәт), Дәрвиш («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Хәлил («Галиябану», М.Фәйзи), Басыйр («Тормыш җыры», М.Әмир), Рәхимҗан («Якты юл», Р.Ишморат), Добчинский («Ревизор», Н.В.Гоголь), Гофмаршал («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер).

1950–1968 елларда Татар филармониясендә эстрада артисты, концертлар алып бара, нәфис сүз остасы.