Биографиясе

1943 елның 17 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.

Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтының кинооператорлар факультетын тәмамлый (1972, Б.И.Волчек остаханәсе).

1963 елдан Казан кинохроника студиясендә, кинооператор А.С.Стремяков ассистенты, 1972 елдан кинооператор.

Иҗаты

Севастьяновның беренче мөстәкыйль хезмәтләре үк материалны бирүдә зур осталыгы, кадрларның төгәллеге һәм сәнгатьлелеге, көтелмәгән һәм кыю ракурслар ала белүе белән билгеләп үтелә. 1972 елдан гарәп Көнчыгышы турында «Асуан гидроэнергетика төйнәлеше» («Асуанский гидроэнергетический узел»), «Табок төзелеше дәвам итә» («Строительство Табка продолжается»), «Евфратны ябу» («Перекрытие Евфрата») фильмнары циклын төшерә. «Кара туфраклы булмаган җирләр. Мордовия. Юл башында» («Нечерноземье. Мордовия. В начале пути») фильмы Бөтенсоюз кинофестивале призына лаек була (1978).

«Тукай» (1969), «Казан» (1973), «Образның тууы» («Рождение образа», 1980), «Рәссам Иван Шишкин» («Художник Иван Шишкин», 1982), «Килеп чыкмаган очрашу» («Несостоявшаяся встреча», 1988), «Яшәешнең иң югары ноктасы» («Вершина бытия», 1989) фильмнары Севастьяновны дөньяны поэтик күзаллаучы иҗат остасы буларак ача.

«Бу — КамАЗ» («Это — КамАЗ», 1982), «Үземне мин кызгана белмим...» («Себя жалеть я не умею...», 1989), «Мари-Чодра» (1991) фильмнарында ул режиссёр-оператор буларак чыгыш ясый. 1964–1983 елларда Казан кинохроника студиясендә 50 дән артык документаль һәм фәнни-популяр фильмнар, Мәскәүдәге Үзәк документаль фильмнар студиясендә «Көн яңалыклары» («Новости дня»), «Фитиль», «Советлар Союзына хезмәт итәм» («Служу Советскому Союзу») киножурналлары өчен сюжетлар төшерә.

1983–1987 елларда — Одесса нәфис фильмнар студиясендә («Одесса батырлыгы» — «Подвиг Одессы», 1985, СССР Дәүләт бүләге; «Канат җәйгәндә» — «Размах крыльев», 1986), 1987 елдан Свердловск киностудиясендә («Кара һәм ак тылсым» («Магия чёрная и белая», 1989), «Калмык каны тамчысы» («Капля калмыцкой крови», 1990) документаль фильмнары; «Минем сөекле сары чыпчыгым» («Мой милый чиж», 1991) нәфис фильмы һ.б.) эшли.

Севастьянов оператор сыйфатында режиссёрлар А.Учитель («Сизү көче буларак космос» — «Космос как предчувствие», 27 нче Мәскәү халыкара кинофестивалендә төп приз һәм операторлык осталыгы өчен «Ника» призы, икесе дә — 2004), С.Говорухин («Бер икмәк белән генә түгел» — «Не хлебом единым», 2005, «Европага ачык тәрәзә» — «Окно в Европу» Россия киносының 13 нче фестивалендә төп приз һәм 12 нче Минск халыкара фестивалендә иң яхшы операторлык эше өчен приз), А.Ихо («Кружовник»), С.Соловьёв («Анна Каренина»), М.Мигунова («Сөяркәләр» — «Любовники») (барысы да — 2006) фильмнарын; режиссёрлар Г.Николаенко («Намус кодексы — 2» — «Кодекс чести — 2», 2004) һәм Ю.Мороз («Ванюхин балалары» — «Дети Ванюхина», 2005) сериалларын төшерә.

А.Учительнең «Әсир» («Пленный») һәм С.Говорухинның «Пассажир хатын-кыз» («Пассажирка», икесе дә — 2007) (Ю.Клименко белән берлектә), шулай ук режиссёр А.Прошкинның «Могҗиза» («Чудо», 2008) фильмнары операторы.

Автор – Е.П.Алексеева