Биографиясе

1912 елның 19 сентябре, Петропавловск (Кызылъяр) шәһәре – 1991 елның 12 апреле, Казан.

1931 елда Казан сәнгать техникумын тәмамлый.

1931–1934 елларда Урта Азия һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә татар әдәбияты һәм рәсем сәнгате укытучысы, бизәүче рәссам булып эшли. 1936 елдан «Пионер каләме» журналы һәм «Яшь ленинчы» газетасы редакцияләрендә хезмәттәшлек итә.

Совет-фин (1939–1940) һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

Сугыштан соң Н.Г.Арсланов Татарстан китап нәшриятында, «Социалистик Татарстан» газетасында рәссам вазифаларын башкара. 1964–1972 елларда «Казан утлары» журналының поэзия бүлеге мөдире.

Иҗаты

1942 елда замандашының тормышны сөюенә, рухи көченә дан җырлаган беренче «Мәхәббәт» поэмасын, 1943 елда Зоя Космодемьянская турындагы «Рус кызы» поэмасын бастыра.

Шагыйрь поэзиясенең тематикасы күпкырлы, әмма сугыш һәм туган ил азатлыгы темасы аның иҗатында үзәк урынны били. Шигырьләрендә һәм поэмаларында Н.Г.Арсланов әкиятләр һәм халык мифологиясе сюжетларына, мотивларына еш мөрәҗәгать итә («Ай Хан белән Ли» (1951), «Корея гөле» (1951), «Давыл кызы» (1954), «Көзге» (1955) һ.б.).

Н.Г.Арсланов «Девон фонтаннары» (1953) шигырьләр циклы белән татар шагыйрьләре арасында беренчеләрдән булып республикабыз нефтьчеләре хезмәте темасын күтәреп чыга.

1960 еллар башыннан Н.Г.Арсланов иҗатында классик шәрекъ шигъриятенең (шул исәптән татар поэзиясенең дә) традицион формалары белән баетылган фәлсәфи лирика өстенлек ала. Шагыйрь еш кына Шәрык поэзиясенә хас булган касыйдә, мәснәви, газәл жанрларына мөрәҗәгать итә.

Төрле елларда Н.Г.Арслановның «Ак таңнар» (1967; рус теленә тәрҗемәсе «Белые зори», 1982), «Моңсар» (1971), «Талпыну» (1974), «Иделем-илем» (1982; ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1985), «Сөмбелләрем» (1987) исемле шигырьләр җыентыклары дөнья күрә.

Н.Г.Арсланов поэзиясенә хас сыйфатлар – тирән әхлакый мәгънәлелек, сүзнең тасвирлау байлыгы, формаларның кыскалыгы, җыйнаклыгы.

Ул шулай ук җырлар һәм балладалар авторы; А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Гомәр Хәйям, Абай һ.б.ларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Үз әсәрләре дә рус, казакъ, каракалпак, украин, үзбәк телләрендә нәшер ителә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр. Казан, 1992.

Әдәбият

Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән // Әгәр без янмасак... Казан, 1980.

Галиуллин Т. Нури Арсланов // Здравствуй, поэзия! М., 1987.