Биографиясе

1917 елның 20 марты, Казан губернасы, Мамадыш өязе Сатыш авылы — 2006 елның 30 октябре, Казан.

Казан авиакомбинатының һөнәри-техник мәктәбен тәмамлый (1934). 1935–1987 елларда Казан язу җайланмалары заводында эшли, аеруча катлаулы җитештерү бурычларын үти.

Үзенең шәхси гарантияле сыйфат кләймәсе була. 9 нчы (1971–1975), 10 нчы (1976–1980) һәм 11 нче (1981–1985) бишьеллык планнарын вакытыннан алда төгәлли, берничә тапкыр социалистик ярышларда җиңүче була. 13 рационализаторлык тәкъдимнәрен эшли (1971–1975), аларны гамәлгә кертү югары икътисади нәтиҗә бирә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Герой исеме яңа техника җитештерүдә ирешкән уңышлары өчен бирелә. Ленин ордены, Октябрь Революциясе, «Почёт билгесе», 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр, шул исәптән ВДНХның ике бронза медале белән бүләкләнә.

Әдәбият   

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.                                  

Автор — М.Җ.Гаитов