Эчтәлек

ХХ йөз башында фтизиатрия медицина фәненең мөстәкыйль бүлегенә әверелә.

Туберкулёз — бик күптәннән билгеле һәм киң таралган авыру. Бу авыруны дәвалау тасвирламасы һәм авыруны дәвалап терелтү мөмкинлеге турындагы беренче мәгълүматлар Гиппократ (б.э.к. 460–377 еллар) һәм Әбүгалисина (980–1037) хезмәтләрендә очрый.

Россиядә фтизиатрияне нигезләүче булып диссеминацияләнүче инфильтратив һәм каверналы туберкулёзны тасвирлаган галим — Г.И.Сокольский санала («Күкрәк куышлыгы авырулары турында тәгълимат» — «Учение о грудных болезнях», М., 1838). Авыруларны дәвалау барышында ул туклану режимына һәм уңайлы климат шартларына зур әһәмият бирә. Н.И.Пироговның патоморфологик тикшеренүләре туберкулёз авыруы барышы турындагы белемнәрне киңәйтә, тикшеренүләрдә клиник-анатомик юнәлеш ныгып урнаша. Рус галимнәре А.И.Абрикосов, В.Г.Штефко, А.И.Струков, А.Н.Чистович һ.б.лар үз тикшеренүләре аркылы туберкулёзны өйрәнүгә зур өлеш кертәләр.

Казан университетында туберкулёзны өйрәнүгә багышланган тикшеренүләр 1814 елдан алып барыла.

1860 еллардан башлап земство хастаханәләре һәм амбулаторияләр оештырыла, туберкулёзга диагноз кую, авыруны дәвалау, шулай ук авыру һәм үлем турындагы беренче статистик мәгълүматларны фәнни нигездә анализлау өчен шартлар барлыкка килә. В.И.Алянскийның «Үпкә туберкулёзының сәбәпләрен эзләүгә карата кайбер фикерләр» («Некоторые мысли по поводу изыскания причин лёгочного туберкулёза», 1871) хезмәтендә бу патология аерым авыру буларак тәкъдим ителә. А.В.Петров, хайваннар өстендә тәҗрибәләр уздырып, Кох тарафыннан авыру китереп чыгаручы бактерияләр ачыкланганчы (1882) ук, туберкулёзның үзенчәлекле һәм йогышлы булуы турында фикер әйтә. Н.М.Любимов туберкулёз авыруы барышында эндотелиаль күзәнәкләрдән аерылып чыгып, гигант күзәнәкләр барлыкка килүне тасвирлый һәм «туберкулёз агуы»ның лимфа юллары буйлап таралуын ачыклый. 1890 елда кулланылу ихтималы фәнни бәхәсләр тудырган туберкулин препараты тәкъдим ителә. А.М.Дохман һәм И.Н.Лангеның туберкулин реакциясе үзенчәлегенә кагылышлы фикерләре профессор С.С.Зимницкийның «Үпкә туберкулёзын бактериобиологик ысуллар белән ачыклау нигезләре» («Основы бактериобиологического распознавания туберкулёза легких», 1913), профессор В.М.Аристовскийның «Туберкулин реакциясе үзенчәлеге турында» («О специфичности туберкулиновой реакции», 1926) һәм М.И.Мастбаум хезмәтләрендә раслана.

ХХ йөз башыннан Казанда туберкулёз бактериемиясенә багышланган хезмәтләр дөнья күрә (А.А.Козлов, В.А.Беляев, А.Э.Леман). Туберкулёзга каршы көрәштә Рус халык сәламәтлеген саклау җәмгыятьләре зур роль уйный (1877 елда табибләрнең 7 нче съездында нигезләнә), туберкулёзны өйрәнү өчен махсус комиссия төзелә. 1911 елның октябрендә Казанда Бөтенроссия туберкулёзга каршы көрәш лигасының Казан бүлеге вакытлы идарәсе оештырыла.

1913 елда Казанда авыруларны түләүсез кабул итүче туберкулёз диспансеры ачыла (җитәкчесе А.И.Фрезе). Галимнәр тарафыннан туберкулёзны операция юлы белән дәвалау (В.Д.Владимиров, Н.И.Студенский, П.И.Тихов, Т.П.Краснобаев, И.А.Праксин, В.Л.Боголюбов), тире туберкулёзын дәвалау (И.М.Гиммель, В.Ф.Бургсдорф, М.С.Пильнов) ысулларын эшлиләр, туберкулёз авыруы барышында бавырдагы үзгәрешләр өйрәнелә (И.П.Гаузнер); кымыз һәм кефирны дәвалау чарасы буларак куллануның нәтиҗәлелеге тикшерелә (Н.А.Толмачёв, Н.В.Сорокин, В.Д.Орлов, хәрби табибләр Д.А.Керрик, М.Н.Наумов) һ.б.

Медицина факультетында туберкулёз курсын П.Н.Николаев, Б.А.Вольтер һәм Б.Л.Мазур алып бара. ГИДУВта балалар туберкулёзы мәсьәләләре Е.М.Лепский һәм М.И.Мастбаум тарафыннан өйрәнелә. Т.Д.Эпштейн һәм М.И.Ойфебах республикадагы туберкулёз учреждениеләре эшен оештыралар һәм туберкулёзга каршы көрәшне җитәклиләр. 1927 елда Казанда беренче тапкыр яңа туган балаларга туберкулёзга каршы вакцинация уздырыла. Массакүләм вакцинацияләү 1937 елның гыйнварында башлана. 1930 елда «Сөяк-буын туберкулёзы булган авыруларны исәпкә алу һәм төркемнәргә аеру өчен күрсәтмәләр» («Инструкция для учёта и группировки больных костно-суставным туберкулёзом») эшләнә.

1932 елда ГИДУВта туберкулёз кафедрасы оештырыла, ТАССР фтизиатрлары җәмгыяте төзелә. Патофизиология, микробиология, туберкулёзны дәвалау һәм туберкулёзга каршы вакцинация юнәлешләрендәге лаборатор һәм эксперименталь тикшеренүләр алып барыла. Н.К.Соколова травматик пневмоторакска дифференциаль диагноз кую критерийларын эшли (1939). М.Ю.Розенгартен үпкәгә ясалган операцияләрдән соңгы кайбер өзлегү очраклары һәм авыруларны операциягә әзерләү арасындагы бәйлелекне дәлилли (1965). Т.П.Басова-Жакова үпкә туберкулёзы очракларында ашкайнату трактына нейрогистологик тикшерүләр уздыра (1940). П.Д.Буев туберкулёз белән зарарлану очрагында бугазның лимфатик системасын өйрәнә (1946). Н.И.Любина бөер туберкулёзына диагноз кую һәм авыруны дәвалау ысулларын эшли (1949). 1960 елларда Р.К.Алхан-Кемал, М.Г.Шром, В.И.Катеров, А.А.Кулагин, Г.Ф.Солтанкәтиева, М.А.Черкасова тарафыннан туберкулёз авыруына диагноз куюның бактериологик һәм биохимик ысуллары тикшерелә.

Бөек Ватан сугышы елларында туберкулёзга каршы аеруча киеренке көрәш алып барыла. Сугышның беренче елында вакытлыча кыскартылуга дучар ителгән туберкулёз учреждениеләре челтәре алга таба кабат киңәйтелә башлый һәм 1944 ел башына сугышка кадәрге чордан күпкә артып китә (1940 та — 200 ятак-урын, 1944 елда — 668). 1950 елга туберкулёз белән авыру 2 тапкырдан артыкка, бу авырудан үлем очраклары 4 тапкырга кими.

1961 елда Казан шәһәре буенча туберкулёзны кисәтү һәм дәвалауга караган чараларның комплекслы планы раслана (шул исәптән мәҗбүри вакцинация һәм ревакцинация). Фтизиопульмонологиягә караган фәнни тикшеренүләр уздыруда, оештыру-методик һәм дәвалау-консультация эшендә, медицина кадрларын әзерләүдә Казан медицина академиясе һәм Казан медицина университеты кафедраларының роле зур була. Профессор Г.А.Смирнов (ГИДУВ, 1964 елдан кафедрасы мөдире) җитәкчелегендә фтизиатрия һәм пульмонологиянең актуаль мәсьәләләренә (туберкулёзга дифференциаль диагноз кую һәм дәвалау) багышланган тикшеренүләр алып барыла.

1971 елда С.Е.Марголин җитәкчелегендә диспансер бүлегенең пансионатлы яңа бинасы сафка баса (42 ятак-урын). Казан медицина институтында сиал кислоталары һәм гиалуронидаза күрсәткечләре (В.Н.Стратопопов), гемокоагуляция (А.В.Шеметов), туберкулёз процессындагы катнаш инфекцияләр (Р.И.Слепова), димедролның кайбер йогышлы-токсик һәм аллергик реакцияләргә тәэсире (Е.И.Родионова), туберкулёз очрагында теш казналыгы системасы зарарлану (Л.М.Демнер) мәсьәләләре өйрәнелә. Дәвалау барышында атуберкулин антивирусы, бактериофаглар, «Рузам» препараты куллану тәкъдим ителә (Б.Л.Мазур).

1972 елда медицина институтында мөстәкыйль туберкулёз кафедрасы оештырыла (мөдире Ф.Т.Краснопёров). Казан фтизиатрлары яңа дәвалау чаралары булдыру һәм авыруларны комплекслы дәвалау барышында кулланылучы препаратларның нәтиҗәлелеген күтәрү өстендә эшлиләр.

1980 еллардан туберкулёз һәм специфик булмаган үпкә авырулары очракларында йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге һәм сулыш алу механикасы тайпылышлары өйрәнелә. Ф.Т.Краснопёров гепаринның ялкынсынулар, экссудатлар, токсиннарга каршы эффектын, десенсибилизацияләү үзлеген дәлилли; туберкулёзга дифференциаль диагноз кую һәм авыруны дәвалауның төрле ысуллары эшләнә. Туберкулёзның L-формалы микобактерияләре өйрәнелә. Е.И.Родионова һәм З.Х.Кәримованың тома балавыз (прополис) препаратларын, бактериофагларны, рифампицин һәм этамбутолны дәвалау өчен куллану, шикәр диабеты һәм туберкулёз барышының үзенчәлекләре турындагы хезмәтләре дөнья күрә. А.Ю.Довгалюкның «Туберкулёз авыруы барышында бактерияләргә каршы аминогликозид төркеме антибиотиклары кулланылганда ишетү әгъзаларын тикшерү» («Исследование органов слуха при туберкулёзе и в процессе антибактериальной терапии с использованием антибиотиков аминогликозидной группы», 1983), И.М.Вайденерның «Үпкә туберкулёзы белән авыручыларда одонтоген чыганак һәм аны дәвалау» («Одонтогенный очаг и его устранение у больных туберкулёзом лёгких», 1989), М.Э.Гурылёваның «Сулыш әгъзалары туберкулёзы белән авыручыларның бавыр эшчәнлеге бозылу һәм аны димефосфон белән дәвалау» («Нарушения функций печени у больных туберкулёзом органов дыхания и их коррекция димефосфоном», 1994) хезмәтләрендә теоретик нигезләмәләр һәм практик киңәшләр бирелә. А.А.Визель (Казан медицина университетының туберкулёз кафедрасы мөдире) туберкулёз белән авыручының сулыш алу һәм кан әйләнеше физиологиясен өйрәнү ысулларын гамәлгә кертә (1989) һәм дәвалау өчен беренче булып үз илебездә эшләнгән димефосфон препаратын куллана. Е.М.Галковның «Фтизиохирургик дәвалау барышында карар кабул итү процессын автоматлаштыру нигезендә катлаулы очракларны кисәтү һәм авыруга диагноз кую ысулларын камилләштерү» («Совершенствование методов профилактики и диагностики осложнений на основе автоматизации процесса принятия решений во фтизиохирургической клинике», 1995) хезмәте туберкулёз авыруын хирургик ысуллар кулланып дәвалауга багышлана. Р.Ш.Вәлиев (Казан медицина академиясенең Ф. һәм пульмонология кафедрасы мөдире, 1996) нерв-психика тайпылышларын өйрәнә, деструктив үпкә туберкулёзының төрле вариантлары барышының үзенчәлекләрен һәм хәзерге шартларда аларны дәвалауның нәтиҗәлелеген тасвирлый (2001).

2000 еллардан башлап, ТР галимнәре тарафыннан резистентлы Mikobacterium tuberculosis штаммнары китереп чыгарган туберкулёзны дәвалау ысуллары эшләнә (М.С.Филатов), туберкулёз профессор авыру буларак өйрәнелә (Г.А.Идиятуллин), туберкулёзга диагноз куюның генетик методологиясе тәкъдим ителә (Р.Ш.Вәлиев); фтизиатриядә сулыш алуның клиник физиологиясе (М.Ф.Яушев), ВИЧ-инфекцияле авырулардагы туберкулёз үзенчәлекләре тикшерелә (И.М.Хәертинова).

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тарафыннан 1993 елда туберкулёз глобаль проблема дип белдерелә, 1997 елдан 24 март Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне дип игълан ителә.

2016 елда республикада туберкулёз белән авырып китүчеләр саны (1427 кеше, шул исәптән 613 ендә — ачык формалы туберкулёз) 2015 ел белән чагыштырганда (1524 кеше) 6,6% ка, балалар һәм яшүсмерләр арасында 6,8% ка, туберкулёздан үлү очраклары 20,4% ка кими.

Әдәбият

Визель А.А. Лечение больных туберкулёзом органов дыхания., 1988; 

Смирнов Г.А., Валиев Р.Ш. О разделении деструктивного туберкулёза лёгких на группы по качественной и количественной характеристике с целью разработки дифференцированных методов лечения // Проблемы туберкулёза. 1999. № 5.

Авторлар — Р.Ш.Вәлиев, Д.Р.Нуретдинова