Биографиясе

1920 елның 12 июне, Украина ССРның Винница өлкәсе Могилёв-Подольский шәһәре – 1975 ел, Керчь шәһәре.

1942 елда Николаев корабльләр төзү институтын тәмамлый, Үзәк КБ-51 дә (Горький шәһәре) эшли.

1949 елдан Зеленодольск проектлау-конструкторлык бюросында (ПКБ): проект бүлеге башлыгы, корабль проектлау баш конструкторы урынбасары.

1958 елдан Керчь шәһәрендә: Зеленодольск ПКБсының Керчь филиалында баш инженер.

Корабльләрнең ныклыгын хисаплау проектларын эшләүдә катнаша.

Зур тоннажлы «Циклон», «Смерч» корабльләре модельләрен һәм һава мендәрле корабль модельләрен төзү һәм сынау белән җитәкчелек итә.

«Киль асты» җайланмасына авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Махсус машиналар төзелешендәге хезмәте өчен Ленин бүләге бирелә. Медальләр белән бүләкләнә.