Биографиясе

1800 тирәсе – 1848 елның июле. Г.Утыз Имәнинең улы.

Тимәш авылында яши һәм иҗат итә (хәзерге Лениногорск районы Ромашкино авылы). «Гөлшән-е әнвар» («Гөлләр бакчасы») һәм «Кыйссас әл-әнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы», 1845–1846), «Миръат әл-әхлак» («Әхлак көзгесе») шигъри җыентыкларына кергән дини сюжетлы тәрбияви шигырьләр авторы.

Хаттатчылык осталыгын атасы нигез салган мәдрәсәдә үзләштерә. Гарәп язуының тәгълек имлясы белән атасының фарсы һәм гарәп телләрендәге «Морад әл-гарифин» («Мәгърифәтлеләрнең максаты», 1820–1830), «Мәҗмуга» («Әдәби җыентык», 1845–1846), «Төхфәт әл-әхбаб» («Дусларга бүләк», 1840 еллар) һ.б. әсәрләрен күчереп яза.

Кулъязма битләрен үсемлек рәвешендәге орнаментлар белән бизи, текстны кысалау өчен алтын йөгертелгән кайма, гарәп язуының детальләрен көчәйтү максатыннан кызыл тушь куллана.

Әхмәтҗан бине Габдерәхим әл-Болгари әсәрләре Татарстан Фәннәр Академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә һәм Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана.

Әдәбият

Исәнбаев С. XIX нчы йөз татар әдәбияты тарихына бер материал // Татар теле һәм әдәбияты. Казан, 1959.

Әхмәтҗанов М. Шагыйрь Әхмәтҗан Тубыли // Казан утлары. 1997. № 1.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов