Биографиясе

1866 елның 13 марты – 1917 елдан соң.

Казан губернасының Лаеш өязе Емельяново авылында 318 дисәтинә җире була.

Казан реаль училищесен тәмамлагач, Лаеш өязенең 1 нче участогы земство башлыгы.

Думада милләтчеләр фракциясенә керә. Думаның сораулар; җир; сәүдә-сәнәгать; балыкчылык; законнарны фаразлау комиссияләре әгъзасы.

1915 елда Бөтенроссия милли союзы оештырган 32 нче күчмә отряд белән идарә итүче Кызыл Хач җәмгыяте вәкиле итеп билгеләнә.

1917 елның мартында, Февраль революциясе вакыйгаларына бәйле рәвештә утары таланудан куркып, Емельяново авылына китә.

1917 елның маенда кулга алына, тиздән азат ителә.

Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият

Усманова Д.М. Депутаты от Казанской губернии в Государственной думе России. 1906–1917. Казань, 2006.