Биографиясе

1372 елның 28 феврале, Каһирә – 1449 ел, шунда ук.

Палестинада укып белем ала, соңыннан үзе дә хәдистән дәресләр бирә. 1408 елдан Мисырдагы әл-Әзһар һәм Гомәр мәчетләре имамы.

Фәнни эшчәнлеге

Алтын Урда белән мәмлүкләр Мисыры арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрне яктырткан «Китаб-е анба әл-гомр би әбна әл-әмр» («Чорның балалары турында акылсызларга хәбәр») исемле тарихи китап авторы. Кулъязма нөсхәләре Британия музеенда (Лондон), Париж милли китапханәсендә һәм Европаның башка архивларында саклана.

Әдипнең дини-дидактик эчтәлекле «Мөнәббиһат» («Фикерләр уяткыч») исемле әсәре Касыйм шәһәренең зыялы бер кешесе тарафыннан 1630 елда татар теленә тәрҗемә ителә һәм 1905, 1915 елларда Казанда аерым китап булып басыла.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1984. 1 т.

Тизенгаузен В. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. СПб., 1884. Т. 1.

Марджани Ш. Вафият аль-аслаф ва тахият аль-ахлаф / Перевод с арабского А.Н.Юзеева. Казань, 1999.

Автор – Р.Ф.Исламов