Эчтәлек

Якын һәм Урта Көнчыгыш классик әдәбиятында кулъязма һәм басма рәвешендә нык таралыш ала (Ясәвинең «Диване хикмәт»е, Алишер Нәвои, Хафиз Ширази диваннары).

Кагыйдә буларак, диванда әсәрләр жанрлар тәртибендә урнаша (касыйдә, газәл, мәрсия, кыйтга, робагый һ.б.), ә шигырьләр рифмалар тәртибендә, ешрак рифмалашкан сүзләрнең соңгы хәрефләре буенча бирелә.

Татар әдәбиятында еш кына гади шигъри җыентыклар да диван төшенчәсе белән аталып йөртелә (мәсәлән, «Габдулла Тукаев диваны»).

Әдәбият

Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990.