- РУС
- ТАТ
Татар прозасында детектив әдәбият әсәрләре XIX йөз ахырында языла башлый. Татар әдәбиятында детектив юнәлешнең барлыкка килүе, бер яктан, шәһәр халкы һәм җинаятьләр саны арту, икенче яктан, рус һәм чит ил әдәбиятларының тәэсире көчәю белән бәйле. Мәсәлән, З.Бигиевнең сюжеты авыр җинаять эшен ачуга корылган «Гөнаһе кәбаир» («Зур гөнаһлар», 1890 ел) романында француз детектив романнарының йогынтысы ачык сизелә.
Вульгар социологизм хөкем сөргән 1920–1930 елларда детектив әдәбият торгынлык кичерә, ләкин аның кайбер элементлары аерым әсәрләрдә чагылыш таба. Детектив әдәбият ике юнәлештә үсеш ала. Беренчедән, бу чорда татар әдәбиятына хас булган көчле идеологик йогынтыдан арыну башлана. Икенчедән, әдәби осталык, бигрәк тә кызыклы һәм кискен сюжет төзү осталыгы камилләшә бара. Бу үзенчәлек А.Расих повестьларында ачык чагылыш таба: «Бәхет орлыклары» (1948 ел), «Сәхи бабай маҗаралары» (1956 ел), «Хәвефле сынау» (1958 ел), «Урланган хәзинә» (1961 ел) һ.б.
А.Расих детектив әсәрләренең үзенчәлекләре – фәнни фантастиканың җинаятьне ачу һәм романтик маҗаралар белән үрелеп баруы, фәнни идеяләрне һәм ачышларны пропагандалау.
1970 елларда татар әдәбиятында детектив әсәрләрнең жанр үзенчәлекләре тагын да ачыграк гәүдәләнә, әүвәл аерым элементлар рәвешендә генә булган билгеләр өстенлек итә башлый. Беренче планга сизгер, күзәтүчән, кайбер вак-төякләргә дә зур игътибар бирүчән тикшерүче образы чыга; М.Насыйбуллинның беренче повестьлары «Телсез шаһитләр» (1974 ел), «Алтын алка» (1977 ел) – шундыйлардан.
Детектив әдәбиятның 1970–1990 еллардагы үсеше, нигездә, М.Насыйбуллин һәм З.Фәтхетдинов исемнәре белән бәйле. Аларның әсәрләрендәге җинаять (яки мавыктыргыч һәм хәвефле маҗара) мотивы мөстәкыйль характер ала. Җинаять, сюжетның нигезе генә булып калмыйча, төп геройларның образларын ачу юлында доминантка әверелә. Бу елларда детективта хәрәкәт һәм кискенлек арта, вакыйгалар – серлелек, сюжет гадәттән тыш ситуацияләр һәм көтелмәгән борылышлар белән баетыла. Җинаятьчеләрнең астыртын хәйләкәр эшләрен ачуга игътибар беренче планга чыга. Детектив әдәбият гомумиләштерелгән романтик образлар бирүдән геройларның эчке дөньясының тирән психологиясен ачуга таба үзгәрә, жанр ягыннан төрлеләнә һәм байый бара.
М.Насыйбуллин фәнни детектив жанрын тудыра. Ул сюжетны оста төзи һәм укучыны өзлексез киеренкелектә тота. Бер үк вакытта гомуми әһәмияте булган фәнни идеяләрне пропагандалый, әхлакый-психологик һәм социаль проблемаларга да кагыла. «Тукран тәүбәсе» (1997 ел), «Иблистән иман сорамыйлар» (1998 ел) повестьларында җинаятьче никадәр тырышса да, аның җинаяте барыбер ачылачак, җинаять өчен хөкем ителү котылгысыз, дигән фикер үткәрелә.
З.Фәтхетдинов әсәрләре интуитив детективка тартым – «Ачылган серләр» («Тайна стоит жизни», 1982 ел). Җинаятьче психологиясенә үтеп керү һәм аның гамәлләре логикасын ачу юлында фаразлауга һәм интуициягә зур роль бирелә. Аның әсәрләрендәге җинаятьчеләр хәйләкәр, явыз һәм тапкырлар, шуңа күрә дә уңай геройларның җиңеп чыгуы зур әһәмияткә ия («Үтерүче исемен кем әйтә?» – «Кто назовёт убийцу?», 1998 ел); («Үлем элмәге» – «Сквозь страх», 1991 ел); («Резидент «Кара тол хатын» – «Резидент «Чёрная вдова», 1993 ел).
Ф.Галиев («Үтерүчене эзләү» – «Искать убийцу», 1994 ел), Г.Гомәров («Юлбарыс тырнагы», 2000 ел) детективларында тискәре һәм уңай геройлар арасында психологик капма-каршылык бар. М.Хәбибуллин («Сулар үргә акса да ...», 1984 ел), Т.Галиуллин («Элмәк», 1998 ел), Л.Кожевников («Прокурор үлеме» - «Смерть прокурора», 1996 ел) әсәрләрендә мавыктыргыч сюжет аша кискен социаль конфликтлар ачыла.
Сарьян Х. Без капчыкта ятмый // Уеңны уйдырып сал. Казан, 1977.
Автор – Р.Ә.Мостафин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.