- РУС
- ТАТ
Беренче булып әдәби әсәрләрне өч төргә – эпос, лирика һәм драма төрләренә Аристотель аера. Тора-бара бу өч төр тагын да ваграк төрләргә бүленә.
Эпик жанрларга – эпопея, роман, повесть, хикәя, новелла, очерк, эссе; лирик жанрларга – ода, элегия, эпитафия һ.б. кертелә. «Урталыкта калган» лиро-эпик жанрларга баллада, поэма, мәсәл керә. Драматик жанрларга драма, комедия, трагедия, водевиль һ.б.ны кертәләр. Соңрак әдәби жанр төшенчәсе әдәби әсәрнең үз төре белән тәңгәлләштерелә. Әдәби жанрларны төрләргә бүлү процессы әле дә дәвам итә. XX йөздә жанрның яңа билгеләмәләре барлыкка килә: «криминаль роман», «лирик эпиграмма» һ.б. Рус поэзиясендә төп әдәби жанрлар классицизм дәверендә – антик әдәбият, прозада – Көнбатыш романнары һәм повестьлары йогынтысында формалаша. Татар поэзиясендә әдәби жанрлар, гарәп поэзиясе формаларын һәм гарәп-фарсы поэтикасын үзләштереп, урта гасырларда ук барлыкка килә (шул исәптән касыйдә, газәл, мәдхия, робагый һ.б.).
Татар прозасында әдәби жанрлар системасы рус әдәбияты йогынтысында формалаша. Татар әдәбиятының үзенчәлекле үз жанрлары да бар: нәсер, бәет.
Хатипов Ф. Эпик жанрлар. К., 1973;
Пронин В.А. Теория литературных жанров. М., 1999;
Шарипов А. Зарождение и становление системы стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе (VIII-XIV вв.). К.,2001.
Автор – В.Х.Ганиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.