1941 елның 30 мае, Казан – 2009 елның 25 гыйнвары, Казан.

1962 елдан Казан кинохроника студиясендә: оператор ассистенты, мультфильмнар цехында төшерүче.

Бөтенсоюз кинематография институтының кино төшерү факультетын тәмамлый (1973, Мәскәү).

1973–1988 елларда Казан кинохроника студиясендә кинорежиссёр.

1988–1995 елларда ТРның Кинематографистлар берлеге каршындагы киновидеоүзәктә, 1995–1998 еларда «Татарвидео» берлегендә сәнгать җитәкчесе.

1998 елдан ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институтында кино бүлеге мөдире.

1990–1993 елларда ТР Кинематографистлар берлеген җитәкли.

ТРның әйдәп баручы кинорежиссёрларыннан берсе, техник-пропаганда һәм хроника-документаль фильмнар төшерү остасы, аның күп кенә эшләре татар кинодокументалистикасында сизелерлек эз калдыра. «Җәлил. Көрәш сәхифәләре» («Джалиль. Страницы борьбы», 1975) фильмы белән ул үзен материалны тирән аңлаучы, сюжетка үзенчә якын килә белүче җитлеккән оста итеп күрсәтә. Вәлитов төшергән фильмнар: «КамАЗ. Династия барлыкка килү» («КамАЗ. Рождение династии», 1977), «Сабан туена бару юлы» («Дорога на Сабантуй», 1980), «Владимир Кокурин мәктәбе» («Школа Владимира Кокурина», 1987) һ.б.

1980 елда «Җәлил. Көрәш сәхифәләре» һәм «Сабан туена бару юлы» фильмнары өчен Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге бирелә.