Биографиясе

1918 елның 18 ноябре, Казан губернасы, Тәтеш өязе Уразлы авылы – 2013 елның 1 марты, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1964). Хезмәт эшчәнлеген 1937 елда кинопрокатта техник буларак башлый. 1947–1953 елларда Казанда «Татарстан» (1950 елга кадәр «Электро») кинотеатры директоры, 1953–1983 елларда Таткинопрокат директоры.

Республикада фильмнарны прокатка бирү эшен камилләштерүгә, кинотеатрлар репертуарын яхшыртуга зур өлеш кертә; кинопрокат системасында фәнни-популяр, документаль-хроникаль фильмнардан файдалану буенча методик күрсәтмәләр эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, «СССР кинематография отличнигы» мактау билгесе белән бүләкләнә.

Беляевның исеме Татарстан Республикасы Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы өлкә комитетының Мактау китабына кертелә.