Эчтәлек

1926 елда оеша. Оештыручылары, пайчылары — Ф.Бурнаш, К.Нәҗми, М.Гали, С.Фәйзуллин, К.Тинчурин, С.Җәлал, З.Нуркин, Ш.Байчура, Л.Гомәров, М.Бөдәйли, З.Гыймранов, Ф.Мөхәммәдъяров, К.Халидов, З.Измайлов, Ф.Әмирхан, Б.Биккулов, И.Әхтәмов, Г.Хәбиб. Ә.Хәсәни нәшрият эше белгече буларак чакырыла.

Нәшриятның максаты — халыкны «фәнни һәм иҗтимагый белем һәм сәнгатьнең бөтен тармаклары буенча, бигрәк татар телендә, популяр һәм бәясе дә арзан булган әдәбият» белән тәэмин итү. 1926 елда Л.Гремяцкийның «Җирдәге беренче кешеләр» («Первые люди на Земле», Г.Сөләйман тәрҗемәсе) һәм В.Язвицкийның «Кесә уты» («Карманный огонь», Фәйзи тәрҗемәсе) китаплары, 1927 елда 16 китап — М.Горькийның «Макар Чудра» (С.Җәлал тәрҗемәсе), Д.Фредманның «Нәрсә ул мәхәббәт» («Что такое любовь»), табиб Ф.Басыйровның «Рахит» һ.б., татар халык җырларыннан 5 җыентык, Татар дәүләт академия театры турында Ф.Бурнаш әзерләгән 2 хезмәт дөнья күрә.

Октябрь революциясенең 10 еллыгына татар язучыларының шигырьләре һәм хикәяләре җыентыклары (төзүчеләре Г.Минский, И.Хәйруллин) чыга. 1928 елда басылган китаплар арасында — Дж. Лондонның «Чинаго» (Ф.Әмирхан тәрҗемәсе), татар һәм рус язучылары Г.Гали, Г.Толымбай, П.Романов хикәяләре җыентыклары, Ш.Усмановның «Идел буйлап» хикәяләр җыентыгы, Г.Кутуйның «Балдызкай» комедиясе һ.б.

Соңгы басма — «Яңа русча-татарча сүзлек» («Новый русско-татарский словарь») (якынча 32 мең сүз).

Нәшрият тарафыннан гомуми тиражы 123 мең данә булган 27 китап басыла.

Үз басмаханәсе булмаганлыктан, «Яңа китап» нәшрияты Казандагы дәүләт басмаханәләре: Татполиграф, «Татарстан», Луначарский исемендәге полиграфия мәктәбе каршындагы басмаханәгә заказлар бирә.

1929 елда ябыла.

Әдәбият      

Каримуллин А.Г. Книги и люди. К., 1985.