1997 елда оеша. Оештыручылары  – «Татнефть» акционерлык җәмгыяте, «Татех» акционерлык җәмгыяте һәм «Татойлгаз» акционерлык җәмгыятьләре, «Девон-кредит», «Зенит» банклары, «Чулпан» иминиятләштерү компаниясе.

Татарлар һәм Татарстан Республикасының башка халыклары тарихы, мәдәнияте һәм рухи тормышына багышланган китап продукциясен бастыра.

2014 елның ахырына якынча 170 исемдәге китап, шул исәптән Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Тарих институтының Россия Федерациясе фәнни учреждениеләре һәм әйдәп баручы галимнәре белән берлектә әзерләнгән «История татарского народа с древнейших времен» хезмәтенең беренче 2 томы; Р.Фәхретдиннең тарихи тупланмалары; татар мәгърифәте һәм мәдәнияте эшлеклеләренең биографияләре  – «Шиһабетдин Мәрҗани» (1998 ел), «Ризаэтдин Фахретдинов: Научно-биографический сборник» (1999 ел), «Бертуган Бубилар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи-документаль җыентык» (1999 ел), «Фатих Карими: Научно-биографический сборник» (2000 ел), «Газиз Гобәйдуллин: Фәнни-биографик җыентык» (2002 ел), «Бертуган Рәмиевләр: Фәнни-биографик җыентык» (2002), «Бертуган Туйкиннар: Тарихи-документаль җыентык» (2007) һ.б. басылып чыга.

Язучы Г.Гыйльманов, Х.Камалов, Р.Кәрами, М.Маликова, Ф.Садриев, Ф.Яруллин, М.Юныс әсәрләре басыла. Татар һәм рус телләрендә М.Әгъләмов, Г.Афзал, Н.Әхмәдиев, Роберт Әхмәтҗанов, Рәшит Әхмәтҗанов, К.Булатова, Р.Гатауллин, Н.Гамбәр, Ф.Гыйззәтуллина, Зөлфәт, Ә.Маликов, Р.Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, С.Сөләйманова, А.Хәлим, Э.Шәрифуллина, яшь шагыйрьләрнең 20 дән артык шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Татарстан чишмәләре, ат спорты, нефть сәнәгате тарихына багышланган фотоальбомнар әзерләнә. Рәссам Ә.Фәтхетдинов, М.Хәйретдинов тормышы һәм иҗатына багышланган альбомнар чыгарыла. Продукциянең күп өлеше Татарстан Республикасы китапханәләренә тапшырыла.