- РУС
- ТАТ
Оренбург шәһәрендә отставкадагы унтер-офицер Б.Бреслин тарафыннан 1878 елда ачылган хосусый басмаханә.
1890 елларга кадәр аерым кешеләр һәм рәсми хакимият заказы белән татар һәм рус телләрендә төрле эш кәгазьләре, игъланнар, сирәк кенә очракларда күләмле җыентыклар (мәсәлән, «Император Рус география җәмгыятенең Оренбург бүлеге язмалары» – «Записки Оренбургского отдела Императорского Русского географического общества» җыентыгы, 1881) басу белән шөгыльләнә.
Гарәп хәрефләрендә җыелган беренче басма – «Шәригать әл-ислам» китабы 1200 данә тираж белән 1894 елда дөнья күрә. Оренбург уку-укыту округы заказы буенча XIX йөз ахырына кадәр рустан гайре мәктәпләр өчен татар һәм казакъ телләрендә рус хәрефләре белән 20 китап басыла. XIX йөз азагында гарәп хәрефләре белән дә китаплар нәшер ителә. Алар арасында – Ф.Кәриминең төрекчәдән тәрҗемә китабы «Хатыннар вазифасы», Ш.Шәһидуллинның өч чыгарылыш «Заман» календаре һ.б. 1901 елда гарәп хәрефле шрифтларны Оренбургта үз матбагасын ачкан Гыйльман Кәримов сатып ала. Бреслин матбагасында татар китапларын бастыру туктала диярлек. Матбага 1915 елга кадәр эшләсә дә, аның продукциясен кечерәк күләмле басмалар гына тәшкил итә.
Попов А.В. Из истории типографского искусства в Оренбурге // Труды Оренбургской учебной архивной комиссии. 1903. Выпуск 12.
Каримуллин А.Г. Татарская книга начала ХХ века. Казань,1974.
Авторлар – Ә.Г.Кәримуллин, Г.Г.Габделганиева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.