Шүрәле балеты 3 пәрдәдә, Г.Тукайның шул исемендәге әкиятенә һәм татар халык әкиятләренә нигезләнә.

Композиторы — Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи һәм Л.Якобсон либреттосы.

Балет постановкасы 1941 елның августында узачак Мәскәүдәге Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы өчен әзерләнә (хореограф һәм сәхнәгә куючы Л.Якобсон).

Бөек Ватан сугышы башлану белән бәйле рәвештә, премьераны кичектереп торалар. Ул бары тик 1945 елда гына Татар опера һәм балет театрында күрсәтелә: Л.Жуков (1 нче һәм 3 нче күренешләр), Г.Таһиров хореографиясе һәм постановкасы (2 нче күренеш), дирижёры И.Әүхәдиев, рәссамы П.Сперанский, төп партияләрне башкаручылар — Б.Әхтәмов (Былтыр), А.Гацулина (Сөембикә), В.Романюк (Шүрәле).

«Шүрәле»нең аннан соңгы постановкалары:

1953 елда (Я.Брунак хореографиясе һәм постановкасы, дирижёр Х.Фазлуллин, рәссам П.Сперанский, төп партияләрне башкаручылар — Ә.Нарыйков, Н.Юлтыева, Б.Әхтәмов, Р.Садыйков);

«Шүрәле» балетыннан күренеш. 1953 ел

Рольләрдә: Шүрәле – Б.Әхтәмов, Сөембикә – Н.Юлтыева

1957 елда (Л.Бордзиловская һәм Ш.Байдәүләтова хореографиясе һәм постановкасы, дирижёр Х.Фазлуллин, рәссам П.Сперанский, төп партияләрне башкаручылар — Ә.Нарыйков, К.Янбулатова, С.Хәйруллин. Спектакль Мәскәүдәге Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында күрсәтелә);

«Шүрәле» балетыннан күренеш. 1957 ел

Шүрәле ролендә – С.Хәйруллин

1970 елда (Л.Якобсон хореографиясе, Ю.Дружинина һәм Н.Юлтыева постановкасы, дирижёр Х.Фазлуллин, рәссамнар Л.Мильчин һәм Ә.Нагаев, төп партияләрне башкаручылар — К.Гайнуллин, С.Хантимерова, С.Хәйруллин);

1986 елда (Л.Якобсон хореографиясе, театр редакциясендә К.Рассадин постановкасы, дирижёр Т.Әхмәтов, рәссам А.Кноблок, төп партияләрне башкаручылар — Р.Әбелханов, И.Хәкимова, В.Яковлев);

2000 елда (Л.Якобсон хореографиясе, В.Яковлев постановкасы һәм редакциясе, дирижёр В.Васильев, рәссам А.Кноблок, төп партияләрне башкаручылар — Б.Смагулов, Е.Щеглова, В.Яруллин) була.

Соңгы постановка хәзерге вакытта да театр репертуарына кертелә, спектакльдә катнашу өчен Зур һәм Мария театрларының әйдәп баручы солистлары А.Петухов, И.Зиброва, А.Тимофеев, Т.Голякова, Евг. Образцова һ.б. берничә тапкыр Казанга килә.

1987 елдан «Шүрәле» балеты ел саен Нуриев Р. исемендәге классик балет фестивале программасына кертелә.

«Шүрәле» балеты илебезнең күп кенә театрларында, шул исәптән Зур театрда (1955, 1960), С.М.Киров исемендәге Ленинград академия опера һәм балет театрында (хәзер Мария театры; 1950, 2009), Саратов, Новосибирск, Киев, Одесса, Львов, Алма-Ата, Ташкент, Вильнюс һ.б. шәһәрләрдәге театрларда; чит илләрдә — Болгария (София, 1956), Монголия (Улан-Батор, 1958), Польша (Бытом, 1960), Чехословакия (Оломоуц, 1961), ГДР (Росток, 1968), Мексика (Мехико, 2002) һ.б.да куела.

Атаклы башкаручылар арасында төрле вакытларда Ю.Григорович, В.Васильев, М.Плисецкая, Ш.Яһүдин, И.Белецкий, Н.Дудинская, А.Макаров була.

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (вафатыннан соң композитор Ф.Яруллинга бирелә, 1958).

1980 елда С.М.Киров исемендәге Опера һәм балет театрында куелган спектакль буенча «Урман әкияте» («Лесная сказка», реж. О.Рябоконь) дип аталган фильм-балет төшерелә.

Авторлар — В.Н.Горшков, Р.И.Такташ

«Шүрәле» балетыннан күренеш. 2011 ел

Рольләрдә: Шүрәле – Р.Савденов, Сөембикә – Т.Голякова, Былтыр – А.Белов