Эчтәлек

Г.С.Әлмөхәммәдов либреттосы.

Татар һәм башкорт музыкасы традицияләре нигезендә иҗат ителгән опера жанрындагы беренче әсәр. Патриархаль гаилә әхлагына каршы торган сәүдәгәр кызы Сания һәм укытучы Зыяның фаҗигале мәхәббәт тарихы.

Премьерасы 1925 елның 25 июнендә Татар академия театрында була; дирижеры А.А.Литвинов, режиссеры Ә.А.Хисамов, балетмейстеры Ю.А.Муко, төп рольләрдә – З.Г.Байрашева, Г.С.Әлмөхәммәдов, С.Х.Габәши.

И 1926 елның 16 гыйнварында режиссер Г.С.Айдарскийның яңа постановкасы тәкъдим ителә. Сания ролен С.С.Садыйкова башкара, бу роль авторлар тарафыннан махсус аның өчен языла. Спектакльне рәссам П.Т.Сперанский бизи, оркестр тынлы һәм бәрмә музыка уен кораллары белән көчәйтелә, балетм. Ю.А.Муко биюләрне яңадан эшли.

Спектакль 1927 елда режиссер Г.Г.Девишев тарафыннан яңадан куела (дирижер А.А.Литвинов, балетмейстер Ю.А.Муко; Сания ролендә – З.Г.Байрашева, Зыя ролендә – Г.С.Әлмөхәммәдов). 1930 елда «Сания» 2 тапкыр сәхнәгә куела: гыйнварда (дирижер С.Җ.Сәйдәшев, режиссер З.Г.Солтанов, балетмейстер Г.Х.Таһиров, Сания ролендә – Л.Гаврилова, Р.Садыйкова, Зыя ролендә – Г.С.Әлмөхәммәдов, С.Х.Айдаров) һәм ноябрьдә (режиссер К.Тинчурин, Сания ролендә – С.С.Садыйкова, калганнары – шул ук башкаручылар).

Әдәбият

Айдарский Г. Первая татарская опера // Слово искусства. 1925. № 6.

Газиз Альмухаметов и Султан Габаши в Казани: Материалы и документы. Уфа, 1995; Султан Габаши: Материалы и исследования. Казань, 2000.