1998 елга кадәр Казан курчак театры, 1998 елдан хәзерге исемендә.

Оешуы

1932 елда Үзәк пионерлар клубы каршында курчак театры буларак оеша. Сәнгать җитәкчесе — М.З.Райская, педагогия бүлек мөдире — Е.С.Рухлядева, рәссам С.Федотов була.  Труппа составында — курчак уйнатучы артистлар Золотарева, И.Матвеев, Е.Сергеева, Н.Смелков, Г.Славуцкий, В.Устинова.

Биналары

1941 елда Казан яшь тамашачылар театрында (ТЮЗ) стационар җирлеккә ия була, анда фойе залларының берсендә, кайвакыт төп сәхнәдә тамашалар күрсәтә.

1959 елдан 2012 елга кадәр элекке Сошествие Святого Духа чиркәве бинасында эшли.

2012 елдан махсус төзелгән яңа бинага күчә.

Утызынчы еллар

1934 елда рус һәм татар төркемнәре булган Беренче дәүләт интернациональ курчак театрына үзгәртелә (директоры һәм сәнгать җитәкчесе — С.М.Мерзляков). Элекке составның кайбер актерлары белән беррәттән труппага С.Вәлиуллина, П.Бикмөхәммәдова, Б.Рычков, В.Гафаров, М.Хисамова, Ф.Таһиров, Р.Хәбибуллина, М.Язвина, Х.Сабитова, Г.Медведев керә.

1941 елга кадәр күчмә театр буларак эшли.

1932–1941 елларда актерлар, нигездә, кулга киеп уйный торган курчаклар белән эш итәләр; эшче яшьләр театрлары (ТРАМ), шулай ук публицистик һәм дидактик юнәлешле һәм социаль эчтәлекле «тере газета» алымнарыннан файдаланучы халык курчак «Петрушка театры» традицияләренә нигезләнгән тамашалар күрсәтелә.

Репертуарын «Тәртипсез Петрушка» («Петрушка-беспризорник»), «Чит илдән килгән Петрушка» («Петрушка-иностранец»), «Үзгәртеп кору аша мәктәпне социалистик төзелешкә кертәбез» («Через перестройку включим школу в соцстройку»), «Балаларга эшләргә комачауламагыз» («Не мешайте работать ребятам»), «Махсус эскадрон» («Особый эскадрон»), «Дошман эзеннән» («По вражьему следу») спектакльләре тәшкил итә, аларның күбесе С.М.Мерзляков тарафыннан иҗат ителә.

Шулай да бу чорда ук инде театр матур әдәбиятка, әкият инсценировкаларына нигезләнгән сәхнә әсәрләре исәбенә репертуарны төрләндерергә омтыла: «Бертуган Монгольфьелар» («Братья Монгольфье», Г.Л.Владычина һәм Е.Тараховская), «Каштанка» (Е.В.Сперанский, А.П.Чехов хикәяләре буенча), «Каз бәпкәсе» («Гусёнок», Н.В.Гернет), «Шат күңелле тегүче» («Весёлый портняжка», С.Веприцкая; бертуган Гриммнар әкияте буенча), «Канатлы ат» («Конёк-Горбунок», П.П.Ершов), А.С.Пушкин әкиятләре һәм башкалар. Алар театрның эчтәлеген һәм сәнгатьчә сурәтләү чараларын баетуга булышлык итәләр.

Репертуарда Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык», «Шүрәле» әкиятләренә нигезләнеп иҗат ителгән һәм милли репертуарга нигез салган спектакльләр аерым урын алып тора.

1937 елда Мәскәүдә узган 1 нче Бөтенсоюз СССР курчак театрлары смотрында Казан курчак театрының С.М.Мерзляков тарафыннан рус халык әкиятенә нигезләнеп язылган һәм, татарчага тәрҗемә ителеп, автор версиясе буенча куелган «Өч дус кыз» («Три подружки») спектакле билгеләп үтелә.

1940-1960 нчы еллар

1940–1965 елларда Казан курчак театрының сәнгать җитәкчесе С.М.Хөсни була. Аның эшчәнлеге театрны торгызуда әһәмиятле роль уйный. Кырыс сугыш елларын кичереп, ирләр составының күпчелек өлешен югалтып, театр күбесенчә зур булмаган бригадалар белән госпитальләрдә һәм эвакуация пунктларында хезмәт куя («Сугышчан Петрушка» («Воюющий Петрушка»), «Түбәдәге Петрушка» («Петрушка на крыше»); «Кечкенә партизаннар», Ш.Зәйни; «Партизаннар иле турында әкият», Х.Садри; «Камыр батыр», С.Хөсни, Р.Хәбибуллина).

1944–1945 елларда труппа М.Рычкова, Г.Таһирова, В.Третьякова, Н.Мөбарәкова, Д.Вишневская, Н.Кириллов, И.Трофимов кебек яңа актерлар белән тулылана.

ТРАМ эстетикасы йогынтысыннан арынып, С.Хөсни коллектив белән бергә таяклы курчакларны үзләштерә башлый, алар курчак спектакленең сәнгати мөмкинлекләрен шактый киңәйтә, зур стационар спектакльләр иҗат итү мөмкинлеге тудыра.

С.М.Хөснинең рәссамнар Э.Б.Гельмс һәм П.П.Троицкий белән бергә куйган «Хуҗа Насретдин», «Әбүгалисина» (Н.Исәнбәт пьесалары буенча), «Галәветдиннең тылсымлы лампасы» («Волшебная лампа Аладдина», Н.В.Гернет пьесасы буенча), «Башмаклар» («Черевички», Н.В.Гогольнең «Раштуага каршы төн» — «Ночь перед Рождеством» повесте буенча) спектакльләре Казан курчак театры тарихында зур вакыйга буларак кабул ителәләр һәм аның киләчәктәге сәнгати үсеш дәрәҗәсен билгелиләр.

«Айтуган» (Ш.Зәйни), «Кисекбаш» (Ә.Камал), «Тапкыр егет» (Д.Аппакова), «Алпамша», «Хәйләкәр Таҗи» (С.Хөсни), «Мияубикә йорты» («Кошкин дом», С.Я.Маршак), «Кар патшабикәсе» («Снежная королева», Е.Л.Шварц) әсәрләре буенча куелган спектакльләр дә театрның зур эшләреннән санала.

1960 еллар 1965–1968 елларда театрның сәнгать җитәкчелеге башында торган И.М.Москалев режиссурасы белән таныла. «Тере план»дагы актерлар белән курчак уйнату техникасының барлык төрләрен дә үзара берләштергән курчак тамашаларының принципиаль яңа эстетикасын үзләштерү өлкәсендә «Кыю әкият» («Смелая сказка», А.П.Гайдар әсәрләре буенча), «Кечкенә принц» («Маленький принц», А. де Сент-Экзюпери повесте буенча) спектакльләре театрның зур казанышы була.

1970–1990 нчы еллар

Натурализмнан катгый рәвештә баш тартып, курчакларның аеруча матур һәм тәэсирле күренешенә омтылып, образ бөтенлегенә, курчак тамашаларының жанр төрлелегенә ирешеп, театр бу чорда төп игътибарны уйнаучы курчаклар театры сәнгате үзенчәлекләрен ачуга юнәлтә.

Труппа А.Шмелев, Р.Җиһаншин, В.Маякова, Н.Шестопалова, Л.Дьяченко, Р.Имаметдинов, И.Зиннуров, З.Алексеева, Г.Мифтахова кебек актерлар белән тулылана.

Театр белән хезмәттәшлек итүгә Р.Батулла, Т.Миңнуллин, Л.Ихсанова, Н.Фәттах, Ю.Адаш, Г.Сабитов, Н.Дәүли, Р.Бохараев, Л.А.Кожевников, Зөлфәт кебек җирле авторлар актив рәвештә җәлеп ителә. Аларның пьесалары 1970–1990 еллар репертуарын тәшкил итә.

Театр репертуарында чит ил драматургларының пьесалары да шактый урын ала, алар театр сәнгатен дөнья халыклары курчак театрларының уен алымнары белән баета.

Бу чор спектакльләрендә әйдәп баручы рольне рәссам үти, ул А.А. һәм В.Е.Губскийлар бизәгән спектакльләрдә аеруча ачык күренә: «Энҗеле Үрдәк» (Н.Фәттах), «Елан күзе» (И.Зиннуров), «Йөнтәс тылсымчы» («Пушок-волшебник», А.Попеску), «Винни-Пух һәм башкалар» («Винни-Пух и все-все-все», А.Милн), «Апушның тылсымлы төшләре» («Волшебные сны Апуша», Р.Бохараев), «Золушка» (Ш.Перро).

Театрның бу еллар репертуары өлкәннәр өчен куелган спектакльләр белән дә тулылана: «Гасырдан да озын көн» («И дольше века длится день», Ч.Айтматов повесте буенча), «Чегәннәр» («Цыганы», А.С.Пушкин поэмасы буенча), «Паппет шоу» эстрада тамашасы (Л.А.Дьяченко), «Назлы йөрәк бәлалары» («Беда от нежного сердца», В.А.Соллогуб) водевиле, «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин) комедиясе.

1974 елдан театр — халыкара УНИМА курчак театрлары оешмасының коллектив әгъзасы. Халыкара УНИМА фестивальләре, симпозиумнары һәм конгрессларында катнашу максаты белән, Венгрия, Польша, Югославия, Болгария, Төркия, Германия, Франция, Америка Кушма Штатларга бара. Театр Россиядә дә, аннан читтәге шәһәрләрдә дә актив рәвештә гастрольләр белән йөри.

Театр куйган спектакльләр — Брауншвейг (ГФР, 1994, «Паппет-шоу», Л.А.Дьяченко), Адан, Измир (Төркия, 1995, «Ат өреккән бер төн», Зөлфәт; «Уймак кыз» («Дюймовочка»), Һ.Х.Андерсен, 1999), Канн (Франция, 2000, «Бардым күлгә, салдым кармак», Р.Корбан; «Казлар-аккошлар» («Гуси-лебеди»), Л.А.Кожевников) һәм башка шәһәрләрдә узган халыкара фестивальләр дипломантлары.

Театрның хәзергесе

2013 елда Казанда курчак театрларының 1 нче халыкара «Шомбай fest» фестивале уза. Театр фестивальне татар халык әкиятләренә нигезләнгән «Өч кыз» («Три дочери», А.Хәеров) спетакле белән ачып җибәрә. Композитор Ю.Чаплин, хореограф Г.Маннапова һәм актриса Н.Егорова дипломнар белән бүләкләнәләр.

Театр ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» бүләге лауреаты («Иң яхшы курчак театры артисты» номинациясендә — Д.Хуҗиәхмәтов, 2016). Милли үзенчәлекләрне сәхнәләштергән өчен, театр коллективы ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының махсус бүләгенә лаек була.

2015 елда театр труппасында — ТРның халык артистлары Р.Фәйзуллина, Н.Егорова, А.Карпеев, С.Каюмова, Э.Гыйлемханова; ТРның атказанган артистлары Г.Габдрахманова, Р.Гыйздәтуллин, С.Кузнецов, Ф.Сабирова, Д.Үтәшев, В.Фечин, Ю.Чуктиев; актерлар Ю.Василишина, М.Гайфуллин, Р.Зарипова, Е.Кладова, Л.Нәҗипова, Л.Пасынкова, Ә.Рамазанова һәм башкалар.

Театрның баш режиссеры — И.Г.Зәйниев (2019 елдан), директоры — РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.С.Яппарова (1993 елдан).

Әдәбият

Игламов Р.М. Искусство играющих кукол. К., 2004.