Эчтәлек

Казанда халык өчен ачык театр, 18021814 елларда эшли.

Казан алпавыты П.П.Есипов тарафыннан оештырыла.

Ул үз акчасына шәһәр уртасында (хәзер биредә Опера һәм балет театры) таш нигезгә агачтан бина салдыра.

Труппада Есиповның крепостной актерлары һәм ялланып эшләүчеләр (М. һәм Ф.Аникиевлар, М.Калмыков, А.Комякова, Н.Комяков, Ф.Львов, Волков, Грузинов, Прытков, Расторгуев) була.

Труппа каршында композитор А.В.Новиков җитәкчелегендә оркестр эшли.

Есипов театры сәхнәсендә А.П.Сумароков («Ялган Дмитрий» «Дмитрий Самозванец», «Мода колы» «Модник»), В.А.Озеров («Фингал», «Эдип Афинада»), Я.Б.Княжнин («Бал ширбәте коючы» «Сбитенщик», «Рослав», «Тит шәфкатьлелеге» «Титово милосердие»), Д.И.Фонвизин («Җитлекмәгән егет» «Недоросль»), Вольтер («Мөхәммәт» «Магомет»), А.Коцебу («Наумбург янында гуситлар» «Гуситы под Наумбургом», «Мәхәббәт җимеше» «Сын любви», «Граф Вальтрон») пьесалары һәм А.О.Аблесимовның («Тегермәнче сихерче, ялганчы һәм яучы» «Мельник колдун, обманщик и сват»), М.А.Матинскийның («Санкт-Петербург кунакханәсе» «Санкт-Петербургский гостиный двор»), В.Мартин-и-Солерның («Сирәк очрый торган әйбер» «Редкая вещь», «Җыр ярату» «Песнолюбие») комик опералары һәм башкалар куела.

1805 елда Есипов театры труппасында актер һәм драматург П.А.Плавильщиков чыгышлар ясый. Ул Казан сәхнәсендә үзенең «Ялгызак» («Бобыль») һәм «Ермак» пьесаларын куя һәм шуның белән театр актерларының башкару осталыгын үстерүгә шактый зур йогынты ясый.

Замандашлары фикеренчә, Есипов үз театрын «шундый дәрәҗәгә күтәрә ки театр бары башкала театрларыннан гына калышкандыр». («Казанские губернские ведомости», 1849, №40).

Есипов үлгәннән соң, труппа берникадәр вакыт спектакльләр куя да таркала.

1815 елда Есипов театры бинасы сатыла һәм сүтелә.

Әдәбият

Аксаков С.Т. Воспоминания // Собр. соч. СПб., 1909. Т. 3;

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958.