1768 – 1814 елның 4 июле, Казан.

Казан губернасы, Зөя өязе Юматовка авылындагы утарында крепостной театр тота.

1798 елда, Казанга император Павел I килүеннән файдаланып, Казанда махсус бина төзү шарты белән халык өчен ачык шәһәр театры оештырырга рөхсәт бирүләрен сорый.

1802 елда Санкт-Петербургтагы Император театрлары дирекциясеннән рәсми рөхсәт алуга ирешә һәм театр бинасын төзү эшенә керешә.

Казанда Попов тавында үзенең шәхси йорты булса да, ул театрда яши.

«Казанские известия» газетасының 1814 елгы 1 август санында «г. Есипов, театр сөюче һәм аның белгече буларак, аны төзү һәм торгызу өчен бернәрсәсендә кызганмый», – дип языла.

Театр салу аркасында бөлгенлеккә төшкәч, Есипов 1810 елда, театрны тоту өчен субсидия (акчалата ярдәм) бүлеп бирүләрен сорап, Казан губернаторы Б.А.Мансуровка мөрәҗәгать итә, ләкин аның үтенече кире кагыла.

Шулай ук кара Есипов театры.