Эчтәлек

Кою сәнгате алымы белән гамәли-бизәлеш сәнгате эшләнмәләре (металл, үзле балчык, пыяла һ.б.), биналарның архитеатра элементлары (коймалар, капкалар, капительләр, колонналар) иҗат ителә, скульптура әсәрләре металлга күчерелә. Металл җиһазлар һәм бизәнү әйберләрен күпләп әзерләү өчен кулланылган иң борынгы һәм гади ысул.

Татар осталары — бакырчылар һәм зәргәрләр — үзле балчык, таш һәм металл формаларда җитештергәннәр, эшләнмәләрне балавыз модельләр буенча койганнар. Әлеге ысул белән балавыздан булачак эшләнмәнең моделе яки аның детальләре әзерләнгән һәм аларга сыек балчык салынган. Балчык кипкәннән соң балавыз эретелгән һәм аның урынына металл коелган. Шундый алым белән 20–25 ләп төр әйбер, гадәттә, бизәнү әйберләре (җиз тәңкәләр, балдак, йөзек, беләзекләр, чулпы, алка, каптырма, чигә асылмалары детальләре һ.б.) эшләнгән. Аннары процесс тагын кабатланган, ләкин бу юлы балавыз урынына металл модель файдаланылган. Кою сәнгате предметларның катлаулы конфигурацияләрен, рельефлы орнаментлар иҗат итәргә, бөртекләү, сырлау, кайвакыт ялган җепкыр бизәкләр ясарга мөмкинлек биргән. Соңыннан коелган эшләнмәнең шомартылган өслегенә чүкеп бизәк төшерү һәм уеплау техникасында геометрик һәм үсемлек бизәкләре ясалган.

Татарстан территориясендәге археологик табылдыклар арасында бронза һәм тимер гасырларның кою сәнгате эшләнмәләре, шул исәптән Казан яны, Ананьино, Пьянобор, Имәнкискә һ.б. культураларга караган борынгы кабиләләргә нисбәтле көнкүреш кирәк-яраклары, корал һәм бизәнү әйберләре, үзле балчыктан ясалган калып калдыклары табыла.

Кою сәнгате болгар бизәлеш сәнгатендә, җиз, бронза, көмеш, алтын, кургаш һәм тимердән көнкүреш (көзгеләр, зиннәтле балталар, асылмалы йозаклар һ.б.) һәм бизәнү әйберләре (тегелмә бизәкләр, җиз тәңкәләр, беләзекләр, алкалар, йөзекләр һ.б.) җитештерүдә югары үсешкә ирешә. Геометрик (кояш мотивлары), үсемлек (чәчәк үрнәкләре) һәм зооморф (ат, эт, сарык, арыслан, үрдәк һ.б.) сурәтле коелма эшләнмәләрне үзле балчык һәм аерылма таш формаларда җитештергәннәр. Өслек өстәмә рәвештә уеп яки чүкеп ясалган орнаментлар белән бизәлгән. Алтын Урда шәһәрләре урыннарында (Сарай әл-Җәдид, Сарай әл-Мәхрүсә, Болгар, Үкәк, Сарайчык һ.б.) алып барылган казу эшләре вакытында бизәнү (чигә асылмалары, алкалар, йөзекләр), еш кына бизәкләре җепкыр һәм бөртекләү алымы белән әзерләнгән көнкүреш әйберләрен (шәмдәлләр, йозаклар, көзгеләр) һәм савыт-сабаларны (уеп бизәлгән савытлар) күпләп җитештерү өчен таштан (ак известьташ һәм кара сланец), шулай ук үзле балчыктан ясалган коелма (шул исәптән аерылма) һәм балавыз моделендәге калыплар табыла.

Казан ханлыгы чорының ТР Милли музее, Мәскәү Кремленең Кораллар палатасы фондларында сакланучы кою сәнгате үрнәкләре татар аксөякләре киемнәрендәге көмеш һәм алтын йөгертелгән декоратив төймәләр сыйфатында тәкъдим ителә. Рус булмаган милләт вәкилләренә, шул исәптән татарларга, металлны кыздырып эшкәртүне тыю турындагы патша боерыгы XVI йөзнең 2 нче яртысыннан төбәктә кою сәнгате үсешен туктата. Әмма ул бакыр һәм көмештән ясалган, уеп һәм чүкеп ясау, җепкырлау, кырланган асылташлар һәм шомартылган сөякләр белән бизәлгән чиркәү һәм көнкүреш кирәк-яраклары (чүмечләр, касәләр, кубоклар, чәркәләр һ.б.) эшләгән рус кою осталары иҗатында дәвам итә (к. Казан көмешчеләре). Православие дине биналары һәм аксөякләр йортлары төзелү барышында, кою сәнгате архитектура бизәгендә үз урынын ала. XVIII йөздә — XX йөз башында ул татар зәргәрчелек сәнгатендә киң кулланыла, Балык Бистәсе һөнәр-сәнгать остаханәсе осталарының бизәкләр әзерләүдәге төп ысулларының берсе була. Соңгылары rою сәнгате эшләнмәләрен еш кына арзан металлардан (кургаш, бакыр, түбән сыйфатлы көмеш) һәм аларның эретмәләреннән әзерлиләр, авылларда яшәүче татар халкының милли киемен һәм фин-угор халыкларының милли киемнәрен бизәүдә Екатерина II заманында популяр булган тәңкә акчалардан файдаланалар.

XX йөзнең 1 нче яртысында республиканың вак һөнәрчелек системасында кою ысулы белән көнкүреш һәм хуҗалык кулланылышындагы предметлар әзерләүче предприятиеләр эшли. Чуеннар, комганнар, казаннар һ.б. савытларны Әлмәт авылындагы «Металлпром» предприятиесе (1939 елда төзелә) күпләп чыгара. Ләкин болар Советлар Союзының күпчелек шәһәрләрендә сугыштан соңгы унъеллыкта киң таралган стандарт эшләнмәләр була.

Металл эшкәртү, зәргәрчелек һәм медаль ясау сәнгате өлкәсендә иҗат итүче хәзерге заман рәссамнары (И.Башмаков, Г.Богородская, А.Петров, З.Хөсәенов һ.б.). Кою сәнгате алымнарын куллана. Шулай ук кара: Металлны нәфис эшкәртү сәнгате.

Әдәбият

Воробьёв Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и настоящем. К., 1957;

Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. К., 1969;

шул ук. Татарский народный орнамент. К., 2002;

Фёдоров-Давыдов Г.А. Золотоордынские города Поволжья. М., 1994;

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарстана. К., 2002.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова