Биографиясе

1949 елның 8 январенда Казанда туган.

Казан авиация институтын (1972), РФ Министрлар Кабинеты каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый (1992).

1972–1973 елларда ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты секретаре, 1973–1975 елларда 1 нче секретаре, 1975–1977 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1977–1982 елларда 1 нче секретаре, 1978–1988 елларда ВЛКСМ Үзәк Комитеты әгъзасы.

1982–1984 елларда КамАЗда ремонт-инструменталь завод директоры урынбасары (Чаллы шәһәре).

1984–1993 елларда «Электроприбор» заводының (Казан) генераль директоры урынбасары.

1993 елдан ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры һәм идарә рәисе.

1980–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эшмәкәрлек, җитештерү һәм ресурс мөмкинлекләре, кризис вакытында предприятиеләр белән идарә итүгә карый.

Хезмәтләре

Развитие производительных сил и предпринимательства региона в условиях формирования рыночных отношений: социально-экономический анализ на примере Республики Татарстан. М., 1996.

Страхование как фактор стабильности развития малого предпринимательства: очерки на экономические темы. М., 1997.