ТАССР Халык мәгариф комиссариаты коллегиясенең 1934 ел 15 октябрь карары белән Чистай шәһәрендә Г.Гайсин җитәкчелегендәге һәвәскәрләр коллективы нигезендә (1922 елдан) Беренче районара күчмә татар театры оеша.

1935 елда театр директоры — С.Г.Өметбаев, администраторы — Ю.С.Фарсин, сәнгать җитәкчесе — А.К.Нагаев.

Труппа 16 кешедән тора: Г.Казанский, И.Максудов, Г.Йосыпова, Р.Садыйкова, Х.Сәлимова һ.б. Репертуарын «Томан арты» (Ш.Камал), «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) һ.б. спектакльләр, концерт программалары тәшкил итә.

1936 елда театр Минзәлә шәһәренә күчерелә (кара Минзәлә татар драма театры).