1964 елның 18 ноябрендә Пермь өлкәсе, Губаха районы Широков поселогында туа.

Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң (1988), Казан Яшь тамашачылар театрына кабул ителә.

Бер үк вакытта Татар филармониясендә режиссер булып эшли. 1

993 елда Б.В.Щукин исемендәге театр училищесенең (Мәскәү, Е.Р.Симонов остаханәсе) режиссерлык факультетын тәмамлый.

1993—2019 елларда  К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрының баш режиссеры. Бу вакытта иҗат коллективы күчмә театр статусыннан стационарга күчә торган катлаулы чор кичерә.

Заһидуллин, Вахтангов мәктәбе тәрбиясе алган, аның эстетик принципларын үзләштергән белгеч буларак, һәр спектакльдә эчтәлек белән форманың уңышлы тәңгәлләшүенә ирешә. Театр телен яңарту кирәклеген тоеп, яңа тасвирлау чаралары эзли, классик драматургия әсәрләрен яңача сәхнәләштерергә тырыша.

К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» мелодрамасы Заһидуллин куелышында тирән фәлсәфи мәгънәле, киң колачлы фаҗига булып күз алдына килеп баса.

Н.Фәттахның «Әтил суы ака торур» тарихи романы халык дастаны жанрында куела (1993).

Татар профессиональ театры сәхнәсендә беренче тапкыр Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» әсәрен яңача уйнау ысуллары кулланып сәхнәләштерә (2000).

Жанрларны төрләндерүгә омтыла: И.Грекова повесте буенча эшләнгән «Тол хатыннар көймәсе» психологик драмасын, Т.Гыйззәт һәм Җ.Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен, классик буффонада жанрында Ж.Б.Мольерның «Де Пурсоньяк әфәнде», халык көнкүреше темасына Х.Вахитның «Тагын мәхәббәт турында», Г.Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!», шулай ук К.Тинчуринның «Назлы кияү», П.Бомаршеның «Фигароның өйләнүе» әсәрләрен сәхнәгә куя.

Казан мәдәният һәм сәнгать университетында, Казан театр училищесендә укыта.

Автор И.И.Илялова