Сәхнәдә исеме — Полина.

1850 елның 4 октябре, Түбән Новгород шәһәре — 1903 елның 4 октябре, Санкт-Петербург.

Сәхнә эшчәнлеген 1865 елда Ярославль губернасының Рыбинск шәһәрендә башлап җибәрә, аннан соң Ярославль, Сембер, Самара, Саратов шәһәрләре театрларында эшли.

1872 елның гыйнварында Казан шәһәр театры сәхнәсендә Н.И. һәм Н.Н.Куликовларның «Гаилә исәп-хисаплары» драмасы буенча куелган спектакльдә беренче тапкыр Анна Петровна роле белән чыгыш ясый.

1872 елның 17 февралендә А.Ф.Писемскийның «Ачы язмыш» драмасы буенча куелган спектакльдә Стрепетованың Лизавета роле белән чыгышы Казан театр тормышында зур бер вакыйгага әверелә. Актрисаның сәхнәдә уйнавы Казанда чыга торган барлык газеталарда да теге яки бу рольне тулысынча образга кереп башкаруга, геройның эчке дөньясына тирәнтен үтеп керүгә нигезләнгән яңа драматик сәнгать мәктәбе тууга тиң буларак бәяләнә: «...Стрепетова ханым зур талантка ия, аның уенында еш кына эчкерсез, чын кичерешләр һәм табигыйлек, акыл һәм үзенчәлек чагылыш таба... Иллюзия шул дәрәҗәдә чынбарлыкка әверелә ки, син үзеңнең кайда икәнеңне дә, синең каршыңда актриса басып торуын да онытып җибәрәсең, сиңа ул хакыйкый тормыштагы кайгы-хәсрәтләр, шик-шөбһәләр белән басылган, изелгән чын кеше буларак күзаллана, һәм аның күңелне өшетерлек олы хәсрәтеннән коточкыч куркыныч булып китә» («Казанский биржевой листок», 1872, №9).

1874–75 еллардагы сезонда Казанда А.Н.Островскийның «Яшенле яңгыр» пьесасы буенча куелган спектакльдә Катерина ролен уңышлы башкарып чыга. Бу роле аркылы Стрепетованың трагик характерларны уйнарга сәләтле булуы ачыла.

Актриса Казан сәхнәсендә шулай ук Людмила, Мария, Аннушка («Кичеккән мәхәббәт», «Ярлы кәләш», «Кеше күп җыелган җирдә», А.Н.Островский), Лиза («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов), Верочка («Бала», П.Д.Боборыкин), Луиза («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер) рольләрен дә башкара.

Стрепетова чыгышлары алдынгы карашлы Казан зыялылары һәм студентлары тарафыннан хатын-кызларның хокуксызлыгына карата каршылык белдерү, көнүзәк социаль проблемаларны хәл итәргә чакыру кебек кабул ителә, театраль Россия масштабында киң яңгыраш ала.

Аннан соңгы елларда Мәскәү театрлары сәхнәләрендә һәм Санкт-Петербургтагы Александра театрында уйный, рус театр сәнгате тарихында якты эз калдыра.

Хезмәтләре

Воспоминания и письма. М.–Л., 1934.

Әдәбият

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958;

Беньяш Р. Пелагея Стрепетова. Л., 1967;

Благов Ю. «...получил прозвище Казанский». К., 2001;

Театральная энциклопедия. М., 1965. Т. 4.

Автор Ю.А.Благов