Биографиясе

1940 елның 24 июне, Саба районы Байлар Сабасы авылы – 2019 елның 26 июне, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген 1963 елда Казан курчак театрында башлап җибәрә, 1964 елдан Татар республика күчмә театрында (хәзер Татар драма һәм комедия театры), аның сәхнәсендә шактый гына зур образлар тудыра. Труппаның әйдәп баручы актрисаларыннан берсе.

Иҗаты

Һ.З.Шәкүрова Айгөл ролендә

«Айгөл иле», М.Кәрим

Айгөл («Айгөл иле», М.Кәрим) ролендә романтизм билгеләре, тормышны ярату хисе көчле чагылыш таба. Лиза («Сары чәчәк ата көнбагыш...», А.Гыйләҗев) ролендә Шәкүрова кабахәтлек һәм икейөзлелеккә юлыккан әхлакый саф кешенең күңел төшенкелеген тирән драматизм һәм көч ле хис-кичерешләр белән гәүдәләндерә, Ленинград блокадасын кичергән Флүрәнең («Тол хатыннар көймәсе», И.Грекова повесте буенча) бай рухи дөньясын ышандырырлык итеп ача.

Актриса шулай ук Мөршидә («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Җиһан («Аршин мал алан», У.Хаҗибәков), Жаннина («Кызыклы хәл», К.Гольдони), Ләлә («Гашыйклар тавы», И.Юзеев), Әлфия («Умырзая», В.Сәйфуллин), Тамара («Шамакай», В.С.Розов) рольләрен жанр табигатен нечкә тоеп башкара.

Һ.З.Шәкүрова Лиза ролендә

«Сары чәчәк ата көнбагыш», А.Гыйләҗев; сулда Анна ролендә – И.И.Мәхмүтова

Әдәбият   

Илялова И. Театр имени Тинчурина. К., 2002.                                

Автор — И.И.Илялова