Биографиясе

1941 елның 1 марты, Беренче Май районы Лашман авылы — 2016 елның 25 гыйнвары, Казан.

Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң (1965), Татар драма һәм комедия театрында эшли.

Иҗаты

Н.Ш.Шәйхетдинов Карт ролендә

«Алтын көз», Ш.Фәрхетдинов

Аның тәүге рольләрендә үк — җаны әрнүдән үз эченә бикләнгән аз сүзле Әкбәр, тынгысыз Хәмзин («Кыр казлары артыннан», «Сандугачлар килгән безгә», И.Юзеев), күндәм, куркаграк Нариман («Үзебез сайлаган язмыш», Т.Миңнуллин), зирәк, хәйләкәр Насретдин («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт) кебек өлкән яшьтәгеләр образларында актёр сәләтенең үзенчәлеге тулысынча ачыла.

Шәйхетдинов иҗат иткән геройлар тиз танып алына, әмма алар барысы да төрле холыклы һәм милли характерның төрледән-төрле чикләрен гәүдәләндерүче образлар галереясын тәшкил итә. Гайфи («Гайфи бабай, өйлән давай!», Г.Зәйнашева) ролендә аның образга керү сәләте аеруча ачык чагыла. Бу образ аша актёр геройның рухи ныклыгын, эчке сизгерлеген, рухи бәйсезлеген, какшамас тормышчан ныклыгын гаҗәеп оста гәүдәләндерә. Шәйхетдинов шулай ук Баязит («Бөркетләр кыяга оялый», И.Юзеев), Габдрахман («Сәер кеше», Н.Хикмәт), Зыя («Башмагым», Т.Гыйззәт), Фәрит («Тол хатыннар көймәсе», И.Грекова) рольләрен дә зур уңыш белән башкара.

Н.Ш.Шәйхетдинов Хаҗи ролендә

«Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал

Әдәбият   

Илялова И. Театр имени Тинчурина. К., 2002.                                 

Автор — И.И.Илялова