- РУС
- ТАТ
драма актрисасы, ТАССРның халык артисты (1973)
1923 елның 13 ноябре, Казан — 2001 елның 13 сентябре, шунда ук.
1946–1986 елларда Татар республика күчмә театрында (хәзер Татар драма һәм комедия театры) эшли.
М.Г.Шаһидуллина Миңнури ролендә
(«Бөркетләр кыяга оялый», И.Юзеев; сулда – М.Хәмзин)
Сәхнәгә ятышлы сылу кыяфәте, матур тавышы, мөлаемлыгы һәм лирик сәләте Шаһидуллинаны труппаның әйдәп баручы актрисасы итә.
Галина («Йөрәк давыллары», З.Шаһиморат), Галия («Тапшырылмаган хатлар», Г.Кутуй) кебек драматик рольләр башкарып, Шаһидуллина тамашачы игътибарына героиняларының күңел халәтләрен тирәнтен тоеп җиткерә, тормыш тудырган четерекле хәлләрдә аларның холкын төрле яклап ача, шул рәвешчә сәнгатьле һәм тирән эчтәлекле образлар иҗат итә.
Шаһидуллина комик рольләрне дә җиңел башкара, сәхнәдә үзен иркен тота, Гөлбикә («Яшел эшләпә», Г.Насрый), Нурсәнә («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит) образларын водевильчә шуклык белән оста гәүдәләндерә. Шаһидуллина башкарган Зөбәрҗәт («Уеннан уймак», З.Шаһиморат), Галиябану (шул исемендәге әсәр буенча, М.Фәйзи), Тереза («Терезаның туган көне», Г.Д.Мдивани), Стёха («Назар Стодоля», Т.Г.Шевченко), Сәлимә («Умырзая», В.Сәйфуллин), Таңчулпан («Карагол», Д.Юлтый) рольләре актрисаның күпкырлы талантын ачарга булышлык итә.
Илялова И. Театр имени К.Тинчурина. К., 2002.
Автор — И.И.Илялова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.