- РУС
- ТАТ
Драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1996)
1947 елның 18 октябрендә Зеленодольск районы Бакырчы авылында туган.
1966 елда Казан театр училищесен, 1976 елда Мәскәү театр сәнгате институты каршындагы Югары режиссерлык курсларын тәмамлый.
1966 елдан Татар республика күчмә театр актеры.
1981–2007 елларда Татар академия театры актеры һәм әдәби бүлек мөдире.
Ю.Г. Сафиуллинның беренче пьесалары постмодернизм үрнәгендә иҗат ителә (куелмаган). «Әллә өйләнергә инде?!» (1978 елда Татар драма һәм комедия театрында куела), «Менә без дә үсеп җитттек», «Ни булган бу ирләргә!?» (1979, 1980 елда) Әлмәт татар драма театрында куела), «Ләйсән ире Хәсән» (1986 елда Татар академия театрында куела) комедияләренә социаль юнәлеш хас; «Алмазбулат» (1981 елда Татар академия театрында куела), «Кыямәт көне» (1985 елда Татар «Әкият» курчак театрында куела), «Серле балдак маҗаралары» (2007 елда Казан татар яшь тамашачылар театрында куела) пьесалары мифологик символикага корылган. Әфган сугышы солдатларына багышланган «Пар канат» драмасы (1988 елда Минзәлә татар драма театрында куела) һәм Чечня сугышында катнашучылар тормышыннан алып язылган «Йөзек һәм хәнҗәр» трагедиясе (1997 елда Түбән Кама татар драма театрында куела) дилогия кебек кабул ителәләр.
Ю.Г. Сафиуллин иҗатында аеруча яңгыраш тудырган әсәр – «Идегәй» тарихи трагедиясе (1994 елда Татар академия театрында куела).
Ю.Г. Сафиуллин тәрҗемәләре – А.Галинның «Таң йолдызы» («Звезды на утреннем небе») 1988 елда Минзәлә татар драма театрында, Г.Хугаевның «Кара чикмән» («Чёрная бурка») әсәре 2001 елда Г.Камал исем. Татар академия театрында куелалар. Тулы метражлы «Зөләйха» (Г.Исхакыйның шул исемдәге пьесасы буенча, 2004) нәфис фильмы сценарие авторы.
2006 елда 4 новелладан торган «Акмулла» драмасы Г. Камал исем. Татар академия театрында куела. 2015 елда Кол Гали поэмасы буенча «Йосыф-Зөләйха» музыкаль риваяте иҗат итә (2015 елда Башкорт академия театрында (Уфа) куела). «Чәчәкләр һәм күз яшьләре» (1999) документаль повесте, шулай ук күренекле театр әһелләренә багышланган «Дамир Сираҗиев» (2009), «Рәфкать Бикчәнтәев турында истәлекләр» (2006), «Ринат Таҗетдинов» (2009), «Газиз Айдарский» (2011; рус телендә 2012) истәлек китаплары авторы.
Менә без дә үсеп җиттек. Пьесалар. Казан, 1983.
Пар канат: Пьесалар. Казан, 1997.
Әллә өйләнергә инде?!: Пьесалар. Казан, 2004.
Саттарова А.М. Современная татарская драматургия 1985–2000 гг. Казань, 2003.
Әхмәдуллин А.Г. Күңелләрне уятыр: хәзерге татар драматургиясе. Казан, 2007.
Миңнуллина Ф.Х. Юныс Сафиуллин драматургиясе. Казан, 2007.
Закирҗанов Ә.М. Рухи таяныч: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 2011.
Поварисов С. Кешелеклелек тыуҙырған мөғжизә. Башкортстан. 2016, 22 февр.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.