- РУС
- ТАТ
балет артисткасы, педагог, ТРның халык артисты (1997)
1960 елның 16 октябрендә Казанда туа.
1978 елда Казан музыка училищесенең (педагогы — С.Юнысова) хореография бүлеген тәмамлый.
1978 елдан балет артисткасы, Татар опера һәм балет театрында балет труппасының педагог-репетиторы (2002 елдан), бер үк вакытта, 1993–1998 елларда һәм 2002 елдан, Казан хореография училищесе педагогы.
Киң иҗади диапазонлы классик биюче, үзенчәлекле хореографик партияләрне оста башкаручы, тәэсирле актёрлык осталыгына ия булган актриса. Хореографик партияләре: Мирта («Жизель», А.Адан), Одетта-Одиллия, Аврора һәм Канәфер чәчәге Тылсымчысы («Аккош күле», «Йокыга талган гүзәл», П.Чайковский), Китри («Дон Кихот», Л.Минкус), Синьора Капулетти («Ромео һәм Джульетта», С.Прокофьев), Царь-девица («Конёк-горбунок», Р.Щедрин), Кармен («Кармен-сюита», Ж.Бизе, Р.Щедрин) һ.б.
Зур концерт репертуары белән чыгышлар ясый.
Укучылары арасында — А.Белов, Е.Бортякова, Н.Заякина, И.Шәмсетдинов.
Автор — В.Н.Горшков.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.